Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте митинглар турында канунны кырыслатырга тәкъдим итә


Сәяси репрессияләргә каршы митинг, Казан
Сәяси репрессияләргә каршы митинг, Казан

Русия Конституция мәхкәмәсенең дәүләт оешмасы биналары янында митингларны тыярга ярамау турындагы карарыннан соң Татарстан урам җыеннары уздыруга кагылышлы башка төрле чикләүләр кертмәкче.

Татарстан хөкүмәте Дәүләт шурасына митинглар турында канунны кырыслатуны күздә тоткан төзәтмәләр керткән. Документ 24 декабрьдә узачак парламент сессиясендә кабул ителергә мөмкин дип яза "Коммерсантъ-Казан".

1 ноябрьдә Русия Конституция мәхкәмәсе Сыктывкарның Стефановский мәйданында митинг уздыруны тыю турында карарны кире какты. Җирле хакимиятләр дәүләт оешмалары биналары янында митинг уздыруны тыючы төбәк канунына сылтанган иде. Конституция мәхкәмәсе әлеге норма Конституциягә каршы килә диде. Әлеге карардан соң башка төбәкләр ике ай эчендә үз кануннарына төзәтмәләр кертергә тиеш.

Татарстан хакимиятләре Конституция мәхкәмәсе карары булуга карамастан, митинглар турындагы кануннарны кырыслатырга тели. Республика хөкүмәтендә дәүләт оешмалары биналары янында дигән җөмләне алып куйганнар, ләкин яңа нормалар керткәннәр. Аерым алганда, урам җыеннары "террорчылыктан яклау максатынннан күпсанлы халык җыелып торган урыннар", шулай ук "метрополитен объектлары, маршрут транспорт чаралары тукталышлары" янында уздыру тыелачак.

Татарстан хакимияте митингларны шулай ук физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт оешмалары, "социаль хезмәтләндерү, мәдәният, балалар һәм яшүсмерләр ялы" оешмалары янында тыюны тәкъдим итә. Демонстрацияләр, йөрешләр һәм җыеннар "машиналар кую урыннарында", "балигъ булмаганнар һәм инвалидлар ял итү өчен оештырылган урыннарда" тыелачак.

"Апология протеста" юридик хезмәте вәкиле Алексей Глухов "машиналар кую урынында" дигән җөмләне юкка гына кертмәгәннәр дип саный.

"Һәр министрлык, дәүләт оешмасы бинасы янында машиналар кую урыны булырга тиеш. Димәк, дәүләт биналары янында митинглар барыбер тыелачак. Бу Ирек мәйданында чаралар уздырмау өчен уйланган", ди ул.

Татарстан Дәүләт шурасы комитеты канун өлгесен сишәмбе караячак. Бүген узачак парламент утырышында аны кабул итәргә дә мөмкиннәр.

XS
SM
MD
LG