Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Татарстанда җыелган 1 трлн сумның 70 проценты федераль үзәккә китте"


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Салымнарның 30 проценты гына республикада кала

2019 елда Татарстан 1 трлн сум салым җыйган. Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел җитәкчесе" бәйгесендә белдерде. Тантанада республика җитәкчелеге, нефть, химия ширкәтләре, зур оешмалар башлыклары җыелды.

"Икътисадта авырлыклар булуына карамастан, эчке төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе индексы, төп капиталга инвестицияләр үсештә. Авыл хуҗалыгы продуктлары, хезмәт хакы арта. Бюджетның барлык дәрәҗәсенә дә кертүче керемнәрне млбилизацияләүдә Татарстан безнең федераль бүлгедә бюджет һәм бюджет булмаган фондларының барлык дәрәҗәләрендә әйдәп баручы. Русиядә беренче бишлеккә керәбез. Түләүләр 1 трлн сумнан артып китте. Шуларның 70 проценты федераль үзәккә күчте. Бу безнең предприятиеләрнең берләшеп эшләү һәм идарә итүчеләрнең осталык нәтиҗәсе", диде Рөстәм Миңнеханов.

Моңа кадәр федераль үзәк Татарстанга салым басымын тагын да арттыруы турында Дәүләт шурасы утырышында әйтелгән иде.

XS
SM
MD
LG