Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Раштуаны католик татарлар да бәйрәм итте


Казан католиклары Раштуаны бәйрәм итә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

24 декабрь кичендә Казан католиклары Островский урамындагы үз чиркәүләрендә Раштуа бәйрәмен котлады. Бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе чит ил кешеләре иде, чарада бу дингә күчкән татарлар да очрады.

Әти-әниләрем чукынган православ татарлар, үзем 13 яшемдә католик динен сайладым, дип белдерде Дамир Рәхмәтуллин Раштуа гыйбадәте тәмамлангач Азатлык хәбәрчесенә.

Дамирга хәзер 20 яшь. Татарча бераз аңласа да, сөйләшә алмый. Католик диненә үз теләге белән килеп кергән. Әти-әнисе башта каршы булсалар да, соңрак аның бу карары белән килешкәннәр.

Дамир Рәхмәтуллин
Дамир Рәхмәтуллин

"Кемдер католик диненә музыка аша килә, кемгәдер берәр проблем дингә кереп китергә сәбәп була. Мине исә бер танышым чакырды. Мин аңа кадәр православ динен тоттым, хәзер католик диненә күчеп бетү процессы бара. Озакламый тулысынча чиркәү мәхәлләсенә күнегеп бетәрмен", дип белдерде ул.

“Әни-әнием чукынган православ татарлар. Тугач мине дә чукындырганнар. Тормыш авырлыкларын җиңелрәк узсын, алга таба дөрес карарлар кабул итсен дип христиан традицияләре белән тәрбияләгәннәр”, ди Дамир.

Ни өчен православ диненнән католик диненә күчәргә булдыгыз, дигән сорауга Дамир, мин моңа бик субъектив җавап бирә алам, чөнки бу карар бик шәхси. Гади генә итеп әйткәндә, мин католик динендә Аллаһны таптым дип җиткерде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Католик мәхәлләсенең үзен бик җылы кабул итүләрен әйткән Дамир, нинди генә авырлыклар булса да, мондагы кешеләр ихлас күңелдән ярдәм итәргә атлыгып торалар диде.

Аның сүзләренчә, Татарстанда католиклар мәхәлләсендә 500ләп кеше исәпләнә. Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Казан мәхәлләләре иң зурларыннан санала. Казан мәхәлләсендә, аның исәпләүләренә караганда, католик динен кабул иткән 4-5 татар да бар икән.

Раштуа йоласы
Раштуа йоласы

“Католик диненә күчкән татарларны чиркәү гыйбадәтләрендә күрергә була. Үзара урысча сөйләшәбез. Шәһәрдә яшәгәч татар телен бик өйрәнеп җитеп булмый. Һәр якшәмбе даими рәвештә чиркәвебезгә килеп гыйбәдәттә катнашам, Аллаһ янында кунакта булам. Буш вакытларымда волонтерлык белән шөгыльләнәм”, дип белдерде ул.

Андрей поп уздырган Раштуа гыйбадәтеннән соң чиркәүдә яшьләр өчен Раштуа табыны да әзерләнде. Испан шулпасы һәм итле дөге белән сыйланган католик яшьләр, испан, француз, урыс, һинд телләрендә үз җырларын да җырлады.

XS
SM
MD
LG