Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтовны сак астында тоту 2020 елның 6 мартына кадәр озайтылды


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Төбәк ФСБ идарәсе тикшерүе Дилмөхәммәтов эшен 6 гыйнварга кадәр төгәлләп өлгермәү сәбәпле, аны сак астында тоту вакытын озайтуны сорады. 25 декабрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе үтенечне канәгатьләндерде.

Хөкемдар Роза Булатова алып барган утырышка Дилмөхәммәтовның туганнарын да, журналистларны да кертмәгәннәр. Гаепләнүче хөкемдарның объектив булмавын һәм белемнәре җитмәвен әйтеп, аны алыштыруны сораган, бу сорау кәнәгатьләндерелмәгән.

Башкортстанның ФСБ идарәсе тикшерүчесе Сергей Корепанов Дилмөхәммәтов эше буенча "күпсанлы тикшерү һәм процессуаль эшләр башкарасы булуга" сылтанып, аны 6 мартка кадәр сак астында калдыруны сораган. Сак астыннан чыгарылса, ул качып китәргә, шаһитларга басым ясарга яки җинаятьчел эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкин дигән.

Дилмөхәммәтов үзе һәм аның адвокаты Алексей Захаров сак астында тоту вакытын озайту белән килешмәүләрен белдергәннәр. Дилмөхәммәтов тикшерү гамәлләре алып барылмавын әйткән. "Без ун ай буе экспертизалар көтәбез, аларны Башкорт дәүләт педагогия университеты белгечләре аннан-моннан эшләп бирә. Мәхкәмә дөрес юлдан барса, моның өчен тикшерүчегә һәм прокурорга кисәтү ясар иде", дигән Дилмөхәммәтов.

Адвокат Захаров гаепләнүчегә соңгы тапкыр сак астында калу вакытын озайтканнан соң бары бер генә сорау алу узганын әйткән. Ике ай дәвамында бүтән тикшерү гамәлләре булмаган. Захаров Дилмөхәммәтовка ирегеннән мәхрүм итүне күз алдында тотмый торган чикләү кертүне сораган. Мәхкәмә бу сорауны кәнәгатьләндермәгән.

Алексей Захаров район мәхкәмәсе карарына шикаять итәчәкләрен әйткән.

Айрат Дилмөхәммәтовның сак астында калу вакыты бишенче тапкыр озайтыла.

  • Танылган башкорт сәясәтчесе һәм публицисты Айрат Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны сак астына алу карары чыгарды. Активистны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1-нче маддәсе) гаепләделәр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда гаепләнә.
  • Апрельдә активистка Җинаять кодексының 280-нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкны аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә яңа җинаять эшләре ачылганы билгеле булды.
  • "Террорчылык" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовны былтыр ноябрьдә Уфада хөкем ителгән "Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларын яклап чыгыш ясавы өчен гаеплиләр.
  • "Мемориал" хокук яклау оешмасы Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG