Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Тукай һәйкәле төзекләндереләчәк


Истанбулда Габдулла Тукай һәйкәле
Истанбулда Габдулла Тукай һәйкәле

Истанбулның Әюпсолтан районындагы паркта ачылган һәйкәлнең начар хәлдә булуы хакында татар яшьләре иҗтимагый оешмасы вәкилләре борчылып хәбәр иткән иде.

Истанбулның Әюпсолтан районында паркта куелган Тукай һәйкәле төзекләндереләчәк. Бу турыда Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов татар активисты Наил Нәбиуллинга рәсми хатында хәбәр иткән. Хат Азатлык редакциясендә бар.

Тукай һәйкәлен төзекләндерү турында сөйләшүләр Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Төркия республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә алып барыла диелгән хатта.

Министр урынбасары язганча, Әюпсолтан районының Г.Тукай исемендәге паркында яңа трамвай юлы сузыла. Төзелеш эшләре вакытында һәйкәл паркның үзәгенә күчерелгән. Һәйкәлнең зыян күргән өлешләре – мәрмәр плитәләре – яңаларына алыштырылган. Бүгенге көндә вәкиллек Истанбул мэриясе белән һәйкәл янында Тукай тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче такта урнаштыру һәм һәйкәлнең элек зыян килгән язуларын алыштыру турында сөйләшүләр алып бара.

Истанбулда Тукай һәйкәле язулары юкка чыккан
Истанбулда Тукай һәйкәле язулары юкка чыккан

"Ноябрь башында берничә көнгә Истанбулга бардым. Бу шәһәргә күпме генә йөрсәм дә, Тукай һәйкәле янында бер дә булганым юк иде. Ниһаять, хыялымны чынга ашырдым. Әмма һәйкәл һәм аның тирәсе күңелгә борчу салды, тирә-ягын чүп баскан, шашлыклар пешергәннәр хәтта, язулары кырылган, кем икәнлеген укып аңлап булмый. Баштан Facebook-та пост яздым. Аннары мәдәният министры исеменә борчулы хат юлладым. Министрлыкның мөмкинлекләре һәм вазифаларыннан чыгып, бәлки Төркия ягына мөрәҗәгать итеп, Тукай һәйкәлен тәртипкә китерүне үтендем", дип сөйләде Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

"Җаваплары белән канәгатьмен, бик оператив булды ул, проблема булуны яшереп тормадылар, хәлләреннән килгән эшләрне башкарганнар. Һәйкәлне дә якын арада тәртипкә китерерләр дип өметләнәм", диде ул.

Наил Нәбиуллин шулай ук Төркиядә башка татар шәхесләренең истәлекле урыннары торышы хакында да борчу белдерә. Ул Истанбулдагы татар оешмаларын активрак эшләргә тиешлеген әйтә.
"Истанбулда Идел-Урал җәмгыяте исемен йөрткән татар оешмасы бар түгелме соң? Ник алар бу мәсьәләне күтәрми? Нигә мин 2500 километрдан Истанбулга кадәр килеп, бу эшне кайгыртырга тиеш? Әгәр бармаган булсам? Ниләр башкара ул оешма? Тукайдан тыш Садри Максуди кабере каралмый, барган саен мин җыештырып китәм. Гаяз Исхакый каберендә язулары бетә башлаган. Боларны Татарстаннан килеп карарга тиешләр микән? Әллә ул оешма җитәкчесе Гөлтән Ураллы конгресс җыеннарына гына килеп, бушлай ял итеп кайтудан башка эш белмиме?", ди Нәбиуллин.

Истанбулда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл 2011 елның язында ачылды. Ачылышка Татарстаннан Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге 100 кешелек делегация барды.

XS
SM
MD
LG