Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Коррупциягә каршы көрәш фондына тентү белән килгәннәр


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондының Мәскәүдәге офисына тентү белән килгәннәр.

Тәртип саклау оешмалары вәкилләре Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) офисы ишеген ватып кергәннәр һәм видеокүзәтү камераларын ябыштырганнар.

Навальныйны көч кулланып тоткарладылар һәм алып киттеләр дип хәбәр итте ФБК сүзчесе Кира Ярмыш. Ул оппозиция вәкиле каршылык күрсәтмәде дип искәртте. Соңрак Навальныйның тоткарланмавы, бүлмәдән чыгарылуы гына билгеле булды.

Навальный көрәштәше Леонид Волков сүзләренчә, тентү килгәндә офиста 40лап кеше булган. Тентүгә кадәр 20 минут кала хәйрия өчен ачылган банк картасы томаланган.

ФБК хезмәткәрлренең ноутбуклары алынган, аларны офистан чыгарып җибәргәннәр. Анда юристлар һәм полиция хезмәткәрләре генә калган.

  • Август башында Тикшерү комитеты Коррупциягә каршы көрәш фондына карата акча юу маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Тикшерү эше барышында йөздән артык физик һәм юридик затның хисаплары туңдырылды.
  • Тикшерү мәгълүматына караганда, фонд хезмәткәрләре 2016-2018 елларда "рубль һәм чит ил валюталарында зур күләмдә акча алган", аны "өченче затлар" Мәскәүдә Cash-in һәм Recycling банкоматлары аша берничә банкның исәпләренә күчергән.
  • Сентябрь һәм октябрьдә әлеге җинаять эшен тикшерү кысаларында бөтен Русия буйлап тентүләр узды. Полиция 30лап шәһәрдә Навальный тарафдарларына килде. Хокук яклаучылар һәм оппозиция вәкилләре әлеге эшне сәясиләштерелгән дип саный.

XS
SM
MD
LG