Accessibility links

Кайнар хәбәр

WP: АКШ Русиягә каршы киберһөҗүм юллары әзерли


Русия 2020 елда Америкада узачак сайлауларга тыкшынырга омтылса, илдәге югары җитәкчеләргә карата чаралар күреләчәк.

АКШ Русиягә карата киберһөҗүм юллары әзерли. Бу чараларны Мәскәү Америкадагы сайлауларга тыкшынырга омтылган очракта кулланачаклар. Бу турыда The Washington Post газетасы үзенең чыганакларына сылтанып яза.

Газета әңгәмәдәшләре әйткәнчә, һөҗүм Русиядәге югары вазифаларны биләүче түрәләргә, махсус хезмәтләр вәкилләренә һәм эре эшмәкәрләргә юнәлтеләчәк. Алар сайлауларга тыкшынуны туктатуны таләп иткән хатлар алачак. Риза булмасалар, Вашингтон түрәләр һәм Мәскәү Кремленә якын булган эшмәкәрләр хакында яшерен мәгълүматны халыкка чыгару һәм үз файдаларында куллану белән яный.

The Washington Post язганча, киберһөҗүм кысаларында Русия элитасы эчендә ызгышлар чыгару өчен ялган мәгълүмат тарату юлы да файдаланылырга мөмкин.

Газета сылтанган чыганаклар әйткәнчә, һөҗүм Русия президенты Владимир Путинга кагылмаячак, чөнки бу чамадан тыш котырту булачак.

Март аенда АКШның махсус прокуроры Роберт Мюллер Русиянең 2016 елгы АКШ президенты сайлавына тыкшынуын тикшерү тәмамлады. Мюллер ике ел чамасы дәвам иткән тикшерү йомгакларында Мәскәү Америка сайлау процессына тыкшынырга омтылган диелде. Әмма Дональд Трамп штабы һәм Кремль арасында элемтәләр табылмады. Мәскәү башка дәүләтләрнең сайлауларына тыкшынуын кире кага.

XS
SM
MD
LG