Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда очкыч казасы, һәлак булучылар бар


Каза урыны

Алма-Ата шәһәреннән Норсолтанга юл тоткан очкыч очыш башланганда биеклекне югалтып, бетон киртәгә бәрелгән.

27 декабрь иртәсендә Казакъстанның Алма-Ата һава аланында Bek Air рейсы очкычы очыш башланганда биеклекне югалткан. Очкыч бетон киртәне тишеп, икекатлы бинага бәрелгән, дип хәбәр итә Казакъстанның индустрия һәм инфраструктур үсеше министрлыгы. Каза нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган, 35 кеше зыян күргән.

Министрлык мәгълүматына күрә, Z2100 номеры булган очыш казасы 7:22дә (Казан вакыты белән 4:22дә) булган. "Коткару эшләре шунда ук башланган, янгын чыкмаган. Юлчылар һәм очкыч экипажы эвакуациясе бара", диелә хәбәрдә. Башта һәлак булучылар саны җиде дип хәбәр ителсә, соңрак аларның саны 14кә җиткән.

Очкычта барлыгы 95 юлчы, 5 экипаж вәкиле булган. Каза урынында коткару эшләре бара. Һәлакәт сәбәпләре әлегә билгесез.

Казакъстан премьер-министры Әскәр Мамин кушуы белән махсус хөкүмәт комиссиясе төзелгән. Комиссия һәлакәт урынына юл тоткан.

Казакъстанның Bek Air һава ширкәте 1999 елда оешкан. Уральски шәһәре һава аланында нигезләнә. Бүгенге көндә ширкәт ил эче очышлары саны белән Казакъстанда икенче урында тора. Аның паркы ун Fokker 100 очкычыннан торган.

XS
SM
MD
LG