Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия быел нефть чыгаруда "тарихи рекорд" куйган


2019 елда Русиядә 560 миллион тонна кара алтын табылган. Русия энергетика министры бу күрсәткечне "тарихи рекорд" дип атаган. 

2019 елда Русиядә нефть табышы 0,7 процентка арткан. Быел илдә 560 миллион тонна нефть чыгарганнар. Русия энергетика министры Александр Новак сүзләренчә, ил тарихында мондый еллык күләм моңарчы булмаган. Бу турыда ТАСС яза.

Новак нефть бәясе төшмәс дип фаразлаган. Министр фикеренчә, аның бер мичкәсе 30 доллар тирәсе булачак.

"Бүген базар күпмедер дәрәҗәдә тотрыклы, аңа тәэсир итәрлек кискен әйберләр күрмим", дигән Новак.

Министр шулай ук 2020 елда бензин бәяләре үзгәрмәячәген дә әйткән. Аның сүзләренчә, бензинга бәяләр инфляциягә караганда әкренрәк арта. Ел башыннан бәяләр 2,7 проценка үскән булса, инфляция 2019 елда 3,7 процент дип фаразлана.

Октябрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада нефть чыгаруның 2,2 процентка үсүен әйткән иде. Президент китергән саннарга караганда, 2019 елның тугыз ае эчендә Татарстан 27,4 миллион тонна кара алтын чыгарган. Татарстанда нефть табу эше белән "Татнефть" ширкәте һәм 30га якын кече ширкәтләр шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG