Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хөкүмәте Донбасста сугышкан кешеләргә ватандашлык алуны гадиләштерде


Алексей Гончарук
Алексей Гончарук

Украина хәрби көчләре ягында сугышкан чит ил кешеләренә илдә яшәүгә рөхсәт алу җиңелрәк булачак, бу исә ватандашлык хокукы алуга таба мөһим адым булып тора.

Украина хөкүмәте Луһански һәм Донецки халык республикалары көчләренә каршы сугышкан чит ил ватандашларына Украина ватандашлыгы алу юлын гадиләштерүче карар кабул итте.

Украина премьер-министры Алексей Гончарук Twitter-да язганча андый кешеләр өчен "ватандашлык алуга беренче адым булып торган" Украинада яшәүгә рөхсәт алу механизмын раслаганнар.

Украинада хәзер гамәлдә булган канунга ярашлы, ватандаш булу өчен илдә биш ел яшәгәнеңне исбатларга кирәк.

Декабрь уртасында Украинаның миграция хезмәте башлыгы Максим Соколюк илдә икеләтә ватандашлык кертү хакында хәбәр иткән иде. Моннан ары Украинада ватандаш булырга теләүчеләр өчен элеккеге илләре ватандашлыгыннан баш тарту мәҗбүри түгел. Украина хөкүмәте моны мигрантлар хисабына халык санын арттырырга омтылу белән аңлатты.

Шул ук вакытта бу үзгәрешләр Русиягә кагылмый, чөнки Украина Русияне агрессор-ил дип атый. Шул ук вакытта декабрьдә президент Владимир Зеленский Югары Радага Русиядә сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүче русияләр өчен ватандашлык алуны гадиләштерүче канун өлгесе тәкъдим итте. Мондый кешеләргә Русия ватандашлыгыннан баш тартуы хакында Русия консуллыгына гариза биреп тору да кирәкмәячәк – бары Украина оешмаларына мөрәҗәгать тә җитә.

XS
SM
MD
LG