8 гыйнвардан Уфаның милли китапханәсендә иске төрки телне өйрәнү курслары ачыла. Дәресләрне китапханәнең кульязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Флүр Сибагатов алып барачак дип хәбәр итә Башинформ.
Проект авторлары әйткәнчә, иске төрки тел инкыйлабка кадәр Идел буенда башкортлар, татарлар һәм башка халыкларда кулланылышта булган. Ул вакытларда алып барылган рәсми кәгазьләр, халык санын алулар, шәҗәрәләр иске төрки телдә беркетелгән дигән курсларны оештыручылар.
Алар шулай ук иске төрки телне өйрәнү халыкка шәҗәрәләрен тикшереп, нәселләрен ачыклауда да ярдәм итәр дип саный.
Укуларның беренче өлешендә 10 дәрес уздыру каралган.
Элегрәк Азатлык Татарстанда танылган татар җәмәгать эшлеклесе һәм музыкант Альберт Исмаилның шаҗәрәсен өйрәнеп, үзендә башкорт каны табуын язган иде. Альберт бу мәгълүматны ачыклаганда гарәп имлясын белүнең ярдәм итүен сөйләде.