Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Кырымдагы якташлар оешмасы еллык хисап тотты


Рамил Камалдинов
Рамил Камалдинов

28 декабрь Татарстанның Кырымдагы якташлар оешмасы 2019 елның нәтиҗәләренә багышланган утырыш уздырып хисап тотты. Оешманың төп максаты Кырым - Татарстан арасында эшчәнлек һәм хезмәттәшлек элемтәләрен барлыкка китерергә ярдәм итү.

Оешманың җитәкчесе Рамил Камалдинов Конгресс чакыруы белән декабрь ахырында Дөнья татар конгрессының Казанда уздырган татар эшмәкәрләре җыенында катнашканы, Казанда корылган элемтәләр, очрашулар хакында мәгълүмат биреп Кырым -Татарстан арасында сәүдә, бизнесны үстерү белән бәйле эшчәнлекне җәелдерү планнары хакында сөйләде.

"Без хәзер Кырымда, эшләгән эшләребез дә Кырымда. Без тарихи ватаннарыннан ерак калган татарлар үзләренең туган якларыннан аерылган итеп тоймасыннан, туганнары белән аралашып яшәсеннәр дип бу оешманы оештырдык. Безнең җырларны, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен монда җыелырга урын булсын дип, бу мәйданны барлыкка китердек. Оешманы яшәтү, чаралар үткәрү өчен безгә матди яктан нык булырга кирәк, аның өчен бизнесны үстерергә тиешбез. Без Кырымда булган татарстаннар мәсьәләләрен хәл итү өчен хакимият белән эләмтәләр төзедек”, диде Рамил әфәнде.

Ул 2019 елның үңышлы һәм үңышсыз мизгелләрен телгә алды.

"2019 елның иң начар ягы - Кырым хакимиятләрнең еш алмашуы һәм бик озак барган күчеш чоры. Без, татарлар, еракка карап эш итәргә күнеккән, ә хакимиятнең еш алмашынуы эшне башлап ахырына җиткерергә мөмкинлек бирми.

Безнең иң зүр үңышыбыз - мәдәни үзәгәбез. Кечкенә мәйданчык булса да, ул Кырымда эшли башлады, аны белә башладылар. Бәхетебезгә, Кырымда Идел буе татарларының берничә оешмасы бар, ләкин кызганычка, алар бердәм түгел. Алар өйләрендә җыелалар, үзара аралашалар. Мин моңа каршымын. Әйе, без бер-беребезгә кунакка йөрешергә тиеш, ләкин безнең оешма бар, ул һәммәбез өчен үрнәк булырга тиеш", диде Камалдинов.

Эмилия Меметова
Эмилия Меметова


Акмәчет, Акъяр, Алушта шәһәрләренең татар үзәкләре җитәкчеләре Светлана Алиева, Җамиль Хисамутдинов, Сания Гараева, Акмәчәт шәһәренең җәмәгать пулаты әгъзасы Мавлюда Яруллина, Кырымга 2014 елдан соң килеп урнашкан татарстаннар чыгышлар ясадылар. Чарада Кырым музыкаль театрының җырчысы Эмилия Меметова җырлады, Сания Гараева үзенең шигырьләрен укыды. Ахырда бер төркем якташлар оешманың эшендә активлык күрсәткәннәре өчен мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Татарстанның Кырымдагы якташлар оешмасы 2016 елда төзелгән иде. 2019 елда оешма Кырымның җәмәгать пулаты, "Икътисад низагларын хәл итү һәм ватандашлар хокукларын яклау бөтенрусия комитеты", тагын берничә оешма белән килешүләр имзаланган.

Татарстанның Кырымдагы якташлар оешмасын 2020 елда Дөнья татар конгрессының читтә яшәгән татарлар мәсьәләләрен өйрәнү өчен ясаячак сәфәрләрнең беренчеләре Кырымга булачак дип ышандырганнар Казанда.

XS
SM
MD
LG