Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яман шеш турында сөйләшергә өндәгән Марсель Имәнголов вафат


Яман шеш күзәнәкләре
Яман шеш күзәнәкләре

Израилдәге хастаханәдә "Достучаться до сердец" хәйрия проекты авторы Марсель Имәнголов вафат булган. Ул үзе дә яман шеш белән көрәште, Русиядә бу чир турында сөйләшү юк, аны аңлату юк дип сөйли иде.

Тумышы белән Уфдана булган Марсель Имәнгулов 29 декабрь иртәсендә бакыйлыкка күчкән.

Биш ел элек ул лимфаларында яман шеш белән көрәшкән. Ул вакытта авыруны туктата алганнар. Әмма быел октябрь аенда Уфада табиблар Марсельның бөерендә яман шеш тапкан. Егетнең дуслары һәм якыннары Израильдә тикшеренү өчен акча җыя алган. Бу юлы авыруның карциосаркома дигән агрессив төре ачыкланган. Яман шешне кичекмәстән кисеп алырга кирәк була. Марсельга операция ясыйлар һәм иммун системын дәвалый башлыйлар, ләкин икенче процедурадан соң хәле начараеп, иртәнгә ул үлеп киткән. Бу хакта аның Instagram сәхифәсендә хәбәр ителә.

Марсель Имәнголка 30 яшь була. Ул Уфада туып үскән, Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Биш ел элек яман шешне җиңгәннән соң, ул хәйрия фонды оештыра. Авырулар өчен акча җыю белән шогыльләнә, кешеләргә сәламәтлекләрен тикшереп тору кирәклеге хакында аңлатулар алып бара, алар белән телефоннан һәм социаль челтәрләрдә аралаша. Шулай ук ул арка миенең тибын ачыклау өчен акция оештыра. Уфада бу акциягә ике көн эчендә бер ел буена килгәннән дә артыграк кеше килгән.

Үзенең хәйрия проектында Марсель ракны җиңгән кешеләрның тарихларын җыеп, бу авырудан вакытсыз китеп барган кешеләр белән аралашып, аларга рухи ярдәм күрсәткән.

Үзенең бер интервьюсында ул Русиядә яман шеш турында тиешенчә аңлатылмый, бу хакта ачыктан-ачык сөйләшүләр юк дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG