Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хакимиятләре тоткыннарны фетнәчеләргә алмашуны башлады


Тоткыннар өчен автобуслар
Тоткыннар өчен автобуслар

Украина хакимиятләре һәм илнең көнчыгышындагы Русия тарафлы фетнәчеләр тоткыннар алышуны башлады. Ул 29 декабрьдә Донецки өлкәсенең Горловка янында контроль-уздыру урынында оештырыла. 

Донбасс республикалары дип аталган төбәкләр Украинага 25 кеше тапшырган. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский офисының Facebook-та алып барган видеотрансляциядән аңлашыла.

"ДНР" кеше хокуклары омбудсмены Дарья Морозова белдерүенчә, фетнәчеләр Киевка 55 кеше тапшырмакчы һәм Украинадан 87 тоткын алмакчы.

Тоткыннарның төгәл исемлеге чыгарылмады.

Украинада тоткыннар алышуга әзерлек
Украинада тоткыннар алышуга әзерлек

Украина гомерлек төрмәгә хөкем ителгән Владимир Дворников, Виктор Тетюцкий һәм Сергей Башлыковны тапшырырга мөмкин. Аларны мәхкәмә 2015 елда Харьковта тыныч йөреш вакытында шартлау оештыруда гаепле дип таныды.

Моннан тыш, исемлектә Украина эчке эшләр министрлыгының "Беркут" махсус бүлеге элекке хезмәткәрләре Олег Янишевский, Павел Аброськин, Сергей Зинченко, Сергей Тамтуру һәм Александр Маринченко да бар. Алар 2014 елда Евромәйдан протестлары вакытында демонстрантларга атуда гаепләнә.

"Донбас Реалии" сайты Украина иминлек хезмәтенә сылтанып язуынча, Украина контролендә булмаган төбәкләрдә 250 украин тоткыны кала. Алар арасында хәрби тоткыннар да, гади кешеләр дә бар диелә.

  • Тоткыннар алышу турында килешү 9 декабрьдә Парижда Франция, Русия, Украина һәм Германия башлыклары арасында ирешелгән иде.
  • 2017 елдан бирле бу Киев, Донецки һәм Луһански арасында беренче алышу. Ике ел элек Украин хакимиятләре Донбасс респбуликаларына 273 кеше тапшырды, фетнәчеләр тоткынлыгыннан 73 кеше азат ителде. ​

XS
SM
MD
LG