Accessibility links

Сораштыру: русияләрнең яртысыннан артыгы эшләгән урыныннан кәнәгать түгел


Русиядә яшәүчеләрнең 52 проценты эш урыныннан кәнәгать түгел, ләкин аларның күбесе якын арада яңа эш эзләргә җыенмый.

Русияләрнең дүрттән бере эшләгән урыннарыннан кәнәгать, һәм аны дусларына киңәш итә ала. Ләкин сораштырылганнарның яртысынан артыгы (52%) эшендә хезмәт хакы аз булуы, аны тоткарлаулары, эш шартлары начарлыгы һәм тиешеннән артык эшләргә мәҗбүр булулардан зарланган. Бу турыда НАФИ аналитика үзәге тикшерүләре күрсәтә.

Сораштыру күрсәткәнчә, эш урыныннан кәнәгать булучылар өлеше үскән: 2016 елда ул 13 процент булган диелә.

Шул ук вакытта эшеннән кәнәгать булмаганнар саны шул килеш диярлек калган: 2016 елда 55 процент кеше шундый фикердә торган.

Респондентларның 19 проценты эшеннән тулаем алганда кәнәгать булса да, аның дусларына киңәш итәрлек булмавын әйткән.

Эш урыныннан кәнәгать булмауларына карамастан, респондентларның күбесе (77%) эшен алдагы алты ай эчендә алыштырырга җыенмавын белдергән.

Сораштыру 2019 елның декабрендә 18 яшьтән өлкән 1600 кеше арасында Русиянең 52 төбәгендә уздырылган.

XS
SM
MD
LG