Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Миңнеханов Кыргызстанның элекке президенты хатынына кыйммәтле машина бүләк иткән


Рәисә Атамбаева
Рәисә Атамбаева

Кайбер матбугат чаралары Рөстәм Миңнеханов Рәисә Атамбаевага машина бүләк иткән дип язды. Татарстан президенты сүзчесе әлеге хәбәрне кире какты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанның элекке президенты Алмазбәк Атамбаевның хатыны Рәисә Атамбаевага кыйммәтле машина бүләк иткән. Машина белән бергә ул йөртүченең хезмәт хакын, ягулык бәясен һәм башка чыгымнарын да алдан түләп куйган дип яза РИА Новости. Басма Кыргызстанның социаль-демократик фиркасе матбугат хезмәтенә сылтана.

Алмазбәк Атамбаев августта тоткарланды. Аны Кой-Таштагы вакыйгаларга бәйле тәртипсезлекләр оештыруда гаеплиләр.

"Рөстәм Миңнеханов Рәйсә Атамбаеваның җәмәгать транспортында баруын фотода күргәннән соң, аңа машина алып бирде" дигән фирка вәкилләре.

Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әлеге хәбәрне кире какты. Ул "Бизнес-Онлайн"га әйтүенчә, быел җәй Миңнеханов Кыргызстанда яшәүче татарлар белән очрашкан. Кыргызстанның "Туган тел" оешмасы президенттан оешма эшләре өчен машина сораган. Миңнеханов бу үтенечне Дөнья татар конгрессы каршындагы махсус фондка юнәлткән. "Фонд автомобиль сатып алып, диаспорага тапшырган, ә диаспора аны алга таба ничек кулланасын үзе хәл итә" дигән Галимова.

Апрельдә Рәйсә Атамбаева Казанда II Дөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашкан иде. Медицина фәннәре кандидаты буларак ул яшүсмерләр сәламәтлеге мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Чыгышы вакытында ул татарларны туганнарым дип атады. "Минем әти-әнием Татарстаннан, Сарман һәм Бөгелмә районнарыннан. Алар Кыргызстанда танышкан. Татарстанда минем туганнарым яши. Алар янына елга бер мәртәбә булса да кайтырга тырышам" дигән иде Атамбаева.

Азатлык белән әңгәмәсе вакытында Рәисә Атамбаева Татарстан белән Кыргызстанның аралары якынаюга шатлануы турында сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG