Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һонконгта протестлардан соң 400дән артык кеше тоткарланган


Һонконгта 1 гыйнварда протест
Һонконгта 1 гыйнварда протест

1 гыйнварда Һонконгта демократия яклап урамнарга берничә дистә мең кеше чыкты.

Һонконг полициясе 1 гыйнварда узган киңкүләм протестлардан соң 400 кешене тоткарлаган дип хәбәр итә Reuters. Бу көнне демократия яклап урамнарга берничә дистә мең кеше чыккан.

Башта ул тыныч йөреш кенә булган, ләкин соңрак полиция белән бәрелешләр башланган. Тәртип саклау оешмалары белдерүендә әйтелгәнчә, протестта катнашучыларның бер өлеше Британиянең HSBC банкы бинасы тәрәзәләрен вата башлаган. Протест оештыручыларның кайберләре әлеге банк Кытай хакимиятләренә ярдәм итә һәм чаралар оештыру һәм кулга алынганнарга ярдәм итү өчен җибәрелгән акчаларны томалый дип саный. Банк әлеге гаепләүләрне кире кага.

Полиция протестка чыгучыларга каршы су белән аткан. Һонконг полициясе вәкиле журналистлар белән очрашуда белдерүенчә, кешеләрнең күпчелеге җәмәгать урынында канунсыз җыелу һәм корал саклау өчен кулга алынган.

Һонконгта марттан бирле протест чаралары бара. Башта демонстрантлар Һонконг кешеләрен Кытайга экстрадицияләү мөмкинлеге бирүче канун өлгесенә ризасызлык белдергән иде. Хакимият әлеге канун эшен туктатса да, протест чаралары туктатылмады, аларда миллионнарча кеше катнаша. Хакимиятләр Һонгконгның күпчелек халкы демонстрантларны хупламый дип белдерә.

  • Һонконг - аерым административ район, элекке Британия колониясе. 1997 елда ул Кытайга тапшырылганнан соң автоном статус алды һәм "бер ил - ике систем" приницибы нигезендә идарә ителә. Һонконгның үз кануннары эшли һәм анда яшәүчеләрнең хокуклары һәм ирекләре, Кытай белән чагыштырганда, ныграк якланган. Демонстрантлар Кытай хакимиятләре әлеге ирекләрне алыр дип курка.

XS
SM
MD
LG