Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд "Һолландия" атамасыннан рәсми рәвештә баш тартты


Амстердамда патша сарае
Амстердамда патша сарае

"Һолландия" атамысыннан баш тартып, ил җитәкчелеге буталчыклардан һәм ил турында тискәре ассоциацияләрдән арынмакчы.

Нидерланд "Һолландия" атамасыннан рәсми рәвештә баш тартты. Шулай итеп хакимиятләр буталчыклар белән көрәшергә һәм туристларны наркотиклар һәм кызыл фонарьләр белән бәйле тискәре ассоциацияләрдән арындырырга карар кылган. Бу хакта матбугат дөнья матбугаты хәбәр итә.

"Һолландия" атамасын илнең рәсми тамгасыннан да алып куячаклар. Логотипларын ширкәтләр, илчелекләр, министрлыклар һәм университетлар да алышытырачак.

Шулай ук илнең символы - кызылсары лалә чәчәге дә үзгәрәчәк. Яңа символ латин әлифбасының "N" һәм "L" хәерфеләреннән тора. Нидерланд сүзен аңлатучы әлеге хәрефләр лалә чәчәгенә охшаган. Яңа логотип Нидерланд телерадиоширкәте сайтында чыкты.

Яңа брендны Роттердамда узачак Евровидение һәм Токиодагы Олимпия уеннарында тәкъдим итәчәкләр.

XS
SM
MD
LG