Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа һава аланында дини китап алып кайтучы ир кеше тоткарланган


"Крепость мусульманина" китабы

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче һәм өенә юл тотучы ир кеше китапны намаз уку өчен генә сатып алуын әйткән.

Уфа һава аланында Яңа ел алдыннан Истанбул аша Согуд Гарәбстаныннан кайтучы ир кеше тоткарланган. Идел буе идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерү вакытында әлеге ир кешедә Русиядә тыелган әдәбият булуы ачыкланган. Proufu язуынча, тоткарланган ир кеше "Крепость мусульманина" исемле китапны намаз уку өчен Согуд Гарәбстанында сатып алуын әйткән.

Чик хезмәте китапны алып саклана торган урынга куйган. Ул дәлил буларак кулланылачак. Ир кешегә карата административ хокук бозу турында эш ачылган.

Узган елны шул ук исемдәге китап Истанбулдан кайтучы Башкортстан хатын-кызыннан алынган иде.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG