Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертиза башкорт егетенең армиядә һәлак булуында җитәкчелек гаебе барлыгын таныды


Екатеринбурда хезмәт иткәндә һәлак булган солдат Илдар Сираҗев
Екатеринбурда хезмәт иткәндә һәлак булган солдат Илдар Сираҗев

Моннан тыш экспертиза солдатлар кулланган машинаның техник җитешсезлекләре булуын да таныган.

Илдар Сираҗев үлеме нигезендә кузгатылган җинаять эше кысаларында экспертиза нәтиҗәләре җитәкчелек эшчәнлегенең нормативларга туры килмәвен таныган. Сираҗев 2019 елның 24 июлендә армиядә хезмәт вакытында ток сугудан һәлак булды. Экспертиза тексты Азатлык редакциясендә бар.

Белгечләргә өч сорау куелган булган: Сираҗев һәлак булган машинаның техник үзенчәлекләре, машинада техник җитешсезлекләр булу-булмавы һәм җитәкчелек гамәлләренең норматив-хокукый актларга туры килү-килмәве.

Экспертиза нәтиҗәләренә ярашлы, машинада дүрт төрле җитешсезлек табылган. Җитешсезлекләр булып электр чыбыгының һәм аның изоляциясенең бозылуы, берфазалы автоматик кабызгычларның кул белән кагылу өчен ачык булуы, штатлы щитның эшләмәве танылган.

Моннан тыш белгечләр хәрби бүлек җитәкчелегенең гамәлләре норматив-хокукый актларга туры килмәгән дигән нәтиҗә чыгарган. Алар – полковник М. Ращибин, Е. Диженков, подполковник И. Приймак, майор К. Гужавин, капитан М. Дядик, прапорщик И. Шипилин, сержант Н. Богданов. Экспертизада һәр җитәкченең нинди актларга нигезләнеп гамәл кылырга тиешлеге санала.

Экспертиза эшләре 2019 елның 8 октябреннән 23 декабренә кадәр барган. Аны Ростехнадзор инспекторы Андрей Горев һәм "Оборонэнерго" хезмәткәре Данил Согрин башкарган.

Азатлык 2019 елда Башкортстанның Алексеевка бистәсенә Екатеринбурда хезмәт иткән солдат Илдар Сираҗевның үле гәүдәсе табутта кайтуын язган иде. Армиягә исән-сау килеш озаткан ана улының ни рәвешле һәлак булуын төгәл аңлатучы юк, электр аркасында үлеменә ышанмыйбыз, дип сөйләгән.

XS
SM
MD
LG