Accessibility links

Кайнар хәбәр

2020 елның иң көтелгән 20 кинопремьерасы


2020 елда безне нинди яңа фильмнар көтә? Дөнья кинематографы нинди зур проектлар әзерли? Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме алдагы елга кинокүзәтү тәкъдим итә.

Игътибар!

Әлеге исемлек "IMDb" һәм "Кинопоиск" сайтларында фильмнарны көтү рейтингы нигезендә төзелгән. Биредә күпчелекне блокбастер һәм киң аудиториягә юнәлгән фильмнар тәшкил итә. Башка көтелгән фильмнар һәм автор кинолары белән "Киноханә" шәлкеме ел дәвамында таныштырып торачак.

1. Кечкенә хатын-кызлар (Little Women) –​ Русиядә 30 гыйнварда чыга

АКШның төньяк-көнчыгышындагы Яңа Англия төбәгендә Ватандашлар сугышы вакытында яшәүче дүрт бертуган Маршлар үзара якын булса да, бер-беренә бер дә охшамаган. Мег романтиканы яратса, Джо – туры сүзле кыз, Бет үзен бик тыныч тота, ә Эми матурлыкка омтыла. Фильм Луиза Мэй Олкоттның классик американ романы нигезендә төшерелгән.

"Леди Берд" белән танылган режиссер Грета Гервиг шактый танылган яшь актрисаларны җыйган: Сирша Ронан, Эмма Уотсон, Флоренс Пью, Тимоти Шаламе һәм башкалар.

2. Керпе Соник (Sonic the Hedgehog) –​ Русиядә 20 февральдә көтелә

Кайчандыр популяр булган видеоуен каһарманы Соникка кино дөньясында яңа сулыш бирергә җыеналар. Кешеләр дөньясына эләккән Соник исемле керпе яңа дусты Том белән таныша (Джеймс Марсден) һәм алар бергәләп явыз доктор Роботникка (Джим Керри) каршы көрәшәләр.

Фильмның беренче трейлеры дөнья күргәч, ул тәнкыйть утына тотылды, күпсанлы тамашачы махсус эффектларны ямьсез дип тапты, нәтиҗәдә студия фильмның редизайнын тәкъдим итте, тамашачылар аны ошатты булса кирәк.

3. Доктор Дулиттл (Dolittle) –​ Русиядә 20 февральдә көтелә

Җиде ел элек танылган ветеринар доктор Дулиттл хатынын югалткан, шуннан бирле ул үз йортында гына яши, ябык тормыш алып бара. Аның бердәнбер дуслары – экзотик хайваннар. Ләкин патшабикә авырып киткәч, аңа өен калдырып, ерак әкияти утрауга барырга, рәхимсез дошманнар белән көрәшергә, кирәкле даруны эзләп табарга туры килә.

Роберт кече Дауни Тимер-кеше роленнән арып, үзен бөтенләй башка жанрда сынарга булган. Бу юлы ул танылган персонажны – Һью Лофтинг балалар әкиятенең төп каһарманы, Дулиттл исемле ветеринарны уйный. Китапның яңа экранизациясендә төп рольләрне шулай ук Эмма Томпсон, Рами Малек, Марион Котийяр, Рэйф Файнс, Том Һолланд, Октавия Спенсер һәм башка танылган актерлар башкара, ләкин без аларны күрмәячәкбез, анимацион хайваннар тавышлары буларак ишетәчәкбез генә.

4. Акимбо мылтыклары (Guns Akimbo) –​ Русиядә 27 февральдә көтелә

Бернинди игътибарга лаеклы үзенчәлеге булмаган Майлз исемле егеткә үз тормышын яклар өчен интернетта гел көрәшергә туры килә. Ул башка "гладиаторлар" белән очрашмаска тырышканда, уенның оештыручылары аның йөргән кызын урлый. Шулай итеп Майлз үз куркуын җиңеп иң көчле көндәшенә каршы чыгу өчен көч табарга тиеш була.

Фильмда төп рольләрне Дэниэл Рэдклифф белән Самара Уивинг башкара. Башка илләрдә кино 2019 елның сентябрендә чыккан булса, Русия экраннарында аны 27 февральдән башлап кына карап булачак.

5. Алга! (Onward) –​ Русиядә 5 мартта көтелә

Pixar студиясе мультфильмнары балаларга гына түгел, олыларга да кызыклы булуы белән танылган. 2020 елда безне бу студиянең ике анимацион фильмы көтә, беренчесе мартта чыгачак.

"Алга!" мультфильмы гадәти дөньяга әйләнгән тылсым дөньясын күрсәтә: кентаврлар иртүк урамнарда йөгерә, драконнар мәче кебек өйләрдә яши, ә бермөгезлеләр чүплектә казына. Төп ике каһарман, Иэн һәм Барли исемле яшүсмер эльфлар сәяхәткә кузгалып, дөньяда калган тылсымны эзләп табарга җыена.

Фильмның режиссеры – элек "Монстрлар университетын" төшергән Дэн Скэнлон. Ике бертуганны исә Том Һолланд белән Крис Пратт тавышландырган.

6. Тыныч урын: Икенче бүлек (A Quiet Place: Part II) –​ Русиядә 19 мартта көтелә

Куркыныч фильмнар яратучыларга шатлыклы хәбәр: әлеге жанрда сыйфатлы кино җанатарлары өчен Тыныч урын фильмының икенче өлеше дөнья күрәчәк. Режиссер булып беренче фильмны төшергән Джон Красински калды, димәк фильм рухы да сакланачак.

Эбботт гаиләсе тыныч тормыш өчен көрәшен дәвам итә. Әмма, өйләрендә очраткан куркынычлардан тыш, алар тышкы дөнья дәһшәтләрен дә күрәчәк.

Игътибар: куркыныч фильм трейлеры (16+)

7. Мулан (Mulan) –​ Русиядә 26 мартта көтелә

Disney студиясе үзенең анимацион классикасын фильм рәвешендә төшерүен дәвам итә. Узган ел Арыслан патша белән Галәветдин зур касса җыя алгач, быел студия Мулан мультфильмын "үзгәртергә" булды. Төп рольне башкаручыны бик озак эзләгәннәр, икенче пландагы актерлар да тулысы белән диярлек кытай кинематографы йолдызларын тәшкил итә. Җанатарларны моңсуландырган бердәнбер хәбәр: мультфильмда яратып кабул ителгән Му-Шу драконы бу фильмда булмаячак.

Мулан гаскәргә керер өчен ир-ат булып киенгән батыр яшь кыз турында. Кытайга төньяктан һөҗүм иткәч, император һәр гаиләдән бер кешене гаскәргә чакырта. Авырту әтисе урынына хәрби хезмәткә киткән Мулан Кытай тарихында иң бөек батыр буларак дан тотачагын әле белми.

8. Фонзо (Fonzo​) –​ Русиядә 2 апрельдә көтелә

Русиядә "Җөйле йөз" ("Лицо со шрамом") исеме белән чыгачак фильм танылган гангстер Аль Капоне тормышын сурәтли. Төрмәдән чыкканнан соң ул элекке кодрәтен югалта, авырый башлый һәм барлык дусларын югалта. Мондый хәлдә ул элекке тормышын искә төшерә. Төп рольне Том Һарди башкара.

9. Үләргә вакыт юк (No Time to Die) –​ Русиядә 9 апрельдә көтелә

Джеймс Бонд хезмәтен калдырып, Ямайкада тыныч тормыштан ләззәтләнә. Утрауда аның элекке дусты очрагач, барысы да үзгәрә. Урланган галимне коткару миссиясе башта уйланганча җиңел булмый. Бонд серле явыз кеше тозагына эләгә.

Бонд турында яңа фильм төшергән вакытта үзгәреш кичергән, режиссер итеп Дэнни Бойл билгеләнгән, сценаристлар да алышынган. Яңа 007 агенты булып исә хатын-кыз, Лашана Линч билгеләнгән. Төп антогонист ролен исә Рами Малек башкара.

10. Кара тол хатын (Black Widow) –​ Русиядә 30 апрельдә көтелә

Соңгы елларда иң күп акча җыя алган Marvel ширкәте үз фильмнарының дүртенче фазасын башлый. Наташа Романофф исемле каһарман турында күптән уйланылган проект безгә үткәнне күрсәтәчәк, фильм вакыйгалары Чиксезлек сугышы фильмына кадәр була. Marvel киногаләменең продюссеры Кевин Файги әлеге фильм Наташа гамәлләренә башкача карарга мөмкинлек бирәчәк дип белдерде.

Тамашачыларны Скарлетт Йоһанссон башкаруындагы каһарман гына түгел, аның берничә хезмәттәше дә көтә, аларның ролен Рэйчел Вайс белән Флоренс Пью башкара. Режиссер вазифасы исә Австралиядән Кейт Шортландка йөкләнгән.

11. Дэвид Копперфилд кыйссасы (The Personal History of David Copperfield) –​ Русиядә 7 майда көтелә

Дэвид Копперфилд тормышы вакыйгаларга бай булган Лондонда башлана. Монда зур акча, "модалы" районнар һәм төрле нәрсәләр белән шөгыльләнгән эшкуарлар күп. Беркем белмәгән баладан танылган язучыга кадәр юлны үтеп, ул барысына да үз тырышлыгы белән ирешә.

Фильм –​ Чарльз Диккенсның автобиографик дип саналган романы экранизациясе. Сүз фокуслар күрсәтүче Копперфилд турында түгел, ә Диккенс әсәре турында бара. Фильм авторлары Лондонны төрле халыклар һәм милләтләр казаны итеп күрсәтергә тели, төп рольне Дев Патель башкара, икенче планда Бенедикт Вонг, Тильда Суинтон, Питер Капальди, Һью Лори кебек йолдызлар уйный.

12. Могҗизалы хатын-кыз 1984 (Wonder Woman 1984) –​ Русиядә 4 июньдә көтелә

Елның тагын бер кинокомиксын DC Comics студиясе тәкъдим итә. Алгы планга студия касса уңышы китергән Могҗизалы хатын-кызны чыгара. Исеменнән күренгәнчә, яңа батырлыкларны Диана Принс 20 гасыр азагында башкарачак. Аның төп көндәше – Кристен Уиг башкаруында Гепарда. Стив Тревор ролен башкаруга Крис Пайн кайткан.

Могҗизалы хатын-кыз фильмнары замана трендына тулысынча туры килә, ул ирекле, көчле, шул ук вакытта хисләрдән мәхрүм булмаган хатын-кызның яңа тормышка җайлашуын күрсәтә. Режиссер Пэтти Дженкинс сүзләренчә, өченче фильмны әзерләү эшләре дә башланган, һәм, мөгаен, ул хәзерге дөньяны тасвирлаячак.

13. Җан (Soul) –​ Русиядә 18 июньдә көтелә

Ә хәзер Pixar студиясенең быелгы икенче мультфильмы турында сөйләргә вакыт. Хисләр дөньясын студия инде "Башваткыч" мультфильмында өйрәнгән, чират җан төшенчәсенә җиткән.

Сюжет үзәгендә – джаз музыканты һөнәре турында хыялланган музыка укытучысы Джо. Көтелмәгән каза нәтиҗәсендә Джоның җаны могҗизалы дөньяга эләгә, әлеге дөньяда җаннар сабыйлар тәннәренә эләккәнче, өйрәнергә тиешле нәрсәләргә өйрәнә. Монда Джо 22 исемле яшь җан белән таныша һәм үлгәнче үз тәненә кайтырга тырыша.

14. Ирекле егет (Free Guy) –​ Русиядә 2 июльдә көтелә

Соңгы елларда Райан Рейнольдс яңа буын комедияләренең йөзе булып тора. Менә аның башкаруындагы бу яңа герой да шунда ук фильмга зур игътибар җәлеп итә. Русиядә "Главный герой" исеме астында чыгачак фильмны җәен карап булачак.

Банк хөзмәткәре гади кеше кебек яши, ләкин бер көнне ул әйләнә-тирәсендәге дөньяның зур видеоуен өлеше булуын ачыклый. Уенчылар ни тели –​ шуны эшли ала. Һәм бары тик ул гына әлеге дөньяны юкка чыгудан саклый ала.

15. Өрәк аучылары (Ghostbusters: Afterlife) –​ Русиядә 9 июльдә көтелә

2020дә безне тагын бер франшизаның дәвамы көтә. Хатын-кызлар версиясе уңышка ирешмәгәч, фильм авторлары элекке сценарий юлын дәвам итәргә булган. Экранга өрәк аучыларының иске такымы кайтачак дип көтелә, төп сюет сызыгы исә ялгызы ике яшүсмерне тәрбияләгән ана тирәсендә барачак.

Яңа такымда Пол Радд, Кэрри Кун, Маккенна Грейс һәм Финн Вулфард уйный. Фильм АКШтагы 1980нче еллар ностальгиясе белән уңышка ирешәчәк дип көтелә.

16. Тәгълимат (Tenet) –​ Русиядә 16 июльдә көтелә

Фильмның сюжеты билгеле булмаган хәлдә, аның иң көтелгәннәрнең берсе булуына ышанасызмы? Ышанырга туры килә, чөнки фильм режиссеры –​ күп фанатлары булган, үзенең акыллы, уйландыра торган фильмнары белән танылган Кристофер Нолан. Әлеге режиссерның фильмнары сирәк, ике-өч елга бер чыга, ләкин Нолан очрагында киноның чыннан да сыйфатлы, мәгънәле һәм һәр вак-төяк мизгелләрнең төптән уйланылган булуы билгесе.

Фильмның нәрсә турында булачагы әлегә билгеле түгел, аның бары тик вакыт төшенчәсе тирәсендә әйләнәчәге билгеле, Нолан мондый фильмнарга бик оста. Актерлар да шактый танылган: Джон Вашингтон, Роберт Паттинсон, Элизабет Дебики, Клеманс Поэзи, Майкл Кейн һәм башкалар.

17. Үлемсезләр (Eternals) –​ Русиядә 4 ноябрьдә көтелә

Marvel студиясенең 2020 елда безгә күрсәтәчәк икенче фильмы кинокомикслар галәмендә инде 25нче фильмы булачак. Бу юлы фильм безгә таныш каһарманнарны түгел, имеш күптәннән галәмдә яшәгән үлемсезләр расасын күрсәтәчәк (комиксларда әлеге раса 5 миллион ел элек барлыкка килгән). Фильм авторлары моңарчы күрелмәгән сюжетны вәгъдә итә, вакыйгалар төрле тарихи чорларны, төрле урыннарны биләячәк. Төгәл сюжет сер итеп тотыла.

Фильм беренче пландагы Һоливуд йолдызларын җәлеп иткән: Анджелина Джоли, Ричард Мэдден, Сальма Һайек һәм башкалар. Режиссер кәнәфиендә Хлоя Чжао утыра. Сүз уңаеннан, быел Marvel-ның ике фильмын да хатын-кызлар төшерә.

18. Вестсайд кыйссасы (West Side Story) –​ Русиядә 17 декабрьдә көтелә

Һоливудның төп булып саналган режиссеры Стивен Спилберг быел танылган мюзикл сюжетына кайтып, аның яңа яңгырашын вәгъдә итә. "Вестсайд кыйссасы" мюзиклы 1957 елда языла һәм Бродвейдагы уңышыннан соң экраннарга күчә. 1961 елда чыккан фильм 10 (!) Оскар ала һәм шактый уңышлы касса җыя.

Мюзикл сюжеты 1950нче еллардагы Нью-Йорктагы урам үсмерләре тормышын сурәтли. Әлеге мюзиклны "заманча Ромео һәм Джульетта кыйссасы" дип тә атаганнар. Төп рольләрне кинода бераз танылу ала башлаган Энсел Элгорт һәм кино дөньясы өчен яңа булган Рэйчел Зеглер башкара.

19. Дюна (Dune) –​ Русиядә 17 декабрьдә көтелә

Режиссер Дени Вильнев бу юлы фәнни фантастика классикасына тотынырга булган, ул Фрэнк Гербертның "Дюна" әсәрен экранга чыгарырга җыена. Күп томнан торган әлеге әсәр ерак киләчәкне тасвирлый, кечкенә Дюна планетындагы империядә хакимият өчен көрәшне сурәтли.

Беренче (әйе, киноның дәвамы да булырга охшый) фильм сюжеты ике гаилә көндәшлеген тасвирлый. Вакыйгалар үзәгендә –​ 15 яшьлек Пол. Төп рольләрне Тимоти Шаламе, Оскар Айзек һәм Ребекка Фергюсон башкара, башка рольләрдә дә танылган Һоливуд йолдызлары күп.

20. Ничек яшисез? (Kimitachi wa Dou Ikiru ka?) –​ чыгу вакыты билгеле түгел

Япон мультипликациясенең танылган шәхесе Хаяо Миядзаки инде берничә тапкыр эштән китүен белдерсә дә, кабат яраткан эшенә кайтты. Фильм премьерасы вакыты төгәл билгеле түгел, ләкин Миядзаки аны Токиода узачак җәйге Олимпиадага (ул 24 июль - 9 август узачак) таба чыгарырга җыена.

"Ничек яшисез?" анимесы 15 яшьлек мәктәп укучысы тормышын тасвирлаячак. Аның тормышының бердәнбер яме – абые белән хат алышу. Бер-берен тормышка өйрәткәндә, малай акрынлап тормышын үзгәртергә әзерләнә.

Хөрмәтле укучыларыбыз, ә сез 2020 елда нинди фильмнар, нинди сериаллар яки аларның дәвамын көтәсен, карарга җыенасыз? Сезне бу турыда Азатлык форумында фикерләшергә, мәгълүмат алышырга чакырабыз.
XS
SM
MD
LG