Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом килешүе шартларын үтәүдән баш тарта


Натанц атом корылмасы

Иран хакимияте 2015 елда алты бөек ил белән имзаланган атом килешүе шартларын үтәүне киметүен дәвам итәчәк.

Шул ук вакытта Тәһран Халыкара атом энергиясе идарәсе (МАГАТЭ) белән хезмәттәшлеген туктатмаячак. Бу хакта Иран дәүләт телеканалындагы рәсми белдерүгә сылтама белән Reuters агентлыгы хәбәр итә.

Тәһранда уран баетуны чикләү турындагы 2015 елдагы килешүне үтәүне туктатачакларын әйттеләр. Шулай ук алдынгы фәнни эшләнмәләргә чикләүләр дә бетереләчәк. Иран атом тармагы үсеше илнең техник ихтыяҗларына карап башкарылачак.

2015 елда имзаланган "атом килешүе" гамәлләр планы Иран һәм тагын БМО Иминлек Шурасының даими әгъзалары булган АКШ, Русия, Кытай, Британия Франция һәм Германия белән расланды.

2018 елда АКШ президенты Дональд Трамп АКШның бу килешүдән чыгуын һәм Иранга өстәмә чикләүләр кертүен әйтте. Моңа җавап буларак Тәһран 2019 елда килешүнең кайбер пунктларын үтәүне туктатып торуын игълан итте.

XS
SM
MD
LG