"Дошмани гамәлләр" дигәндә Дональд Трамп Гыйракның үз биләмәләреннән Америка гаскәрләрен чыгаруны таләп итүен күздә тота. Трамп чикләүләрнең күләмле булачагын искәртеп, "Иранга карата булган чикләүләр Багдадка вак-төяк кенә булып күренер" дигән Трамп журналистларга.
Трамп белдергәнчә, АКШ гаскәриләре чыгып китсен дисә, Гыйракка Америка төзегән һава ныгытмасы өчен түләргә туры киләчәк. "Төзүгә миллиарлаган доллар китте. Алар безгә моның өчен туләмәсә, китмибез" диде Трамп.
5 гыйнварда Гыйрак парламенты ашыгыч рәвештә җыелган утырышында чит ил гаскәрләрен илдән чыгару хакында чакыру кабул итте. Бу 3 гыйнварда президент Трамп боерыгы белән Иранның абруйлы генералларының берсе Касыйм Сөләйманиның үтерелүенә җавап буларак эшләнде.
Хәзерге вакытта Гыйракта 5 мең американ хәрбие бар. АКШ дәүләт департаменты ике илнең "Ислам дәүләте" террорчылык төркеме белән көрәштә нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп, Гыйрак хөкүмәтен бу карары хакында тагын бер уйларга чакырды. Германия, Франция, Британия шулай ук әлеге хезмәттәшлекне дәвам итүнең әһәмиятен әйттеләр.
Иран генералы Сөләймани үтерелгәннән соң АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты президент Дональд Трампның Иранга кагылышлы хәрби вәкаләтләрен чикләү хакында документ кабул итәчәк. Бу турыда Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси белдергән. Аның фикеренчә, президент идарәсенең Касыйм Сөләйманины үтерү нисбәтендәге гамәлләре котыртучан һәм Иранның Америкага карата гамәлләренә туры килми.
Иранның элиталы гаскәрләре белән җитәкчелек итүче генерал Касыйм Сөләймани Багдад һава аланы тирәсендә дроннан һөҗүм нәтиҗәсендә үтерелде. Бу Сөләймани Багдадка килгән очкыч һава аланына төшеп утыргач була. Сөләймани очкычына һөҗүм АКШ президенты Дональд Трамп кушуы белән эшләнә. Иран Сөләймани үлеме өчен АКШтан үч алырга сүз бирде. АКШ бу төбәккә өстәмә рәвештә өч меңгә якын солдат җибәрергә карар итте.