Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Русиянең тарихны бозып күрсәтүенә каршы резолюция кабул итәргә җыена


Польша парламенты
Польша парламенты

Польша Сеймының якындагы утырышында Русиянең "Польшаны каралтып күрсәтүче пропагандасына" каршы резолюция өлгесе тәкъдим ителергә мөмкин. 

Сеймның вице-спикеры Малгожата Кидава-Блоньска белдергәнчә, Польша һәм тарих хакында ялган белән көрәш нәтиҗәле булсын өчен, ул җитди һәм эзлекле булырга тиеш. "Без илебезнең намусын яклау өчен бердәм позиция булдырырга тиешбез" диде вице-спикер.

Русия белән Польша арасындагы мөнәсәбәтләр президент Владимир Путинның Польша дипломаты Юзеф Липски турындагы сүзләреннән соң киеренкеләште. 1934-1939 елларда Берлинда Польша илчесе булып торган Липскины Путин "кабәхәт" һәм "антисемит дуңгызы" дип атады.

Путин чыгышында Липскиның "яһүдләрне Африкага куу идеясен томышка ашырган өчен" Һитлерга Варшавада һәйкәл куярга теләгәнен искә төшерде.

Польша президенты Анджей Дуда Израильдәге холокост истәлегенә уздырыла торган дөньякүләм форумда (World Holocaust Forum) катнашырга ниятләгән булса да, форумга килүчеләр арасында Путин булганлыктан, анда катнашудан баш тартты.

XS
SM
MD
LG