Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран АКШның Гыйрактагы хәрби ныгытмаларына ракет һөҗүме ясады


Гыйрактагы АКШ ныгытмаларына ракет һөҗүме
Гыйрактагы АКШ ныгытмаларына ракет һөҗүме

Иран Американың Гыйракта урнашкан хәрби ныгытмаларына һөҗүм итте. Бу ныгытмаларда АКШның һәм аның башка теләктәш илләренең "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме (Русиядә тыелган) белән көрәшүче хәрби көчләре урнашкан.

АКШ саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, Асад һәм Ирбилдәге ныгытмаларга дистәдән артык баллистик ракет атылган. "Без сугыштан нинди зыян килүе турында беренчел мәгълүматны туплыйбыз. Эшләрнең торышын ачыклагач һәм җавабыбыз нинди булачагын уйлаганнан соң, американ хезмәткәрләрен, партнерлар һәм беректәшләрне яклау өчен бөтен чараларны да күрербез" диелгән министрлыкның белдерүендә.

АКШ президенты Дональд Трамп Twitter-да "әлегә барысы да яхшы" дип язган, һөҗүмнән никадәр зыян килүен ачыклау барганын әйткән.

"Безнең ил дөньяда иң куәтле һәм яхшы коралланган гаскәргә ия" дип язган Трамп.

Иран телевидениесе Американың хәрби ныгытмаларына ракет һөҗүме нәтиҗәсендә АКШ гаскәренең 80 хәрбие үтерелде дип хәбәр итте.

Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы вәкиле бу һөҗүмне Америкага Касыйм Сөләйманины үтергәне өчен "рәхимсез үч алуның" башы дип белдерде. Иран вәкиле сүзләренчә, хәрби операция "Шәһит Сөләймани" дип атала. Бу чаралар АКШны Гыйрактан гаскәрләрен чыгаруга мәҗбүр итү һәм шул рәвешле алга таба корбаннарны булдырмау максатыннан уздырыла.

АКШ Касыйм Сөләйманины төбәктә Америка ныгытмаларына күпсанлы һөҗүмнәр уздыруда һәм яңаларын әзерләүдә гаепли.

7 гыйнварда президент Трамп Ак йортта киңәшмә уздырган, анда Иран тирәсендәге хәлләрнең торышы тикшерелгән. Америка медиалары хәбәр иткәнчә, АКШ күзәтү хезмәтләре Иранның Гыйрактагы һәм төбәкнең башка илләрендәге нокталарына һөҗүме котылгысыз булуын көн дәвамында әйтеп торган. АКШ Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси Twitter-да Америка һәм дөнья сугышка юл куя алмый дип язды.

"Без үз хәрбиләребезнең иминлеген тәэмин итәргә, шул исәптән Трамп идарәсе тарафыннан кирәкмәгән котыртуларны туктатуны да, һәм Ираннан көч куллануны туктатуын таләп итәргә тиешбез" дип язды Пелоси.

XS
SM
MD
LG