Accessibility links

Трамп Иранга яңа чикләүләр кертү турында белдерде


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Трамп үзенең белдерүендә Иранны халыкара террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләде һәм Вашингтон Тәһәранга карата яңа чикләүләр кертәчәк диде. 

Америка хәрбиләре 8 гыйнварда Иранның Гыйрактагы авиһөҗүмендә зыян күрмәгән. Бу хакта АКШ президенты Дональд Трамп Ак йорттагы чыгышы вакытында белдерде.

Трамп Иранны халыкара террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләде һәм Вашингтон Тәһәранга карата яңа чикләүләр кертәчәк диде.

АКШ президенты шулай ук НАТОны Якын Көнчыгыштагы вазгыятькә күбрәек җәлеп ителергә өндәде.

Гыйракта Иран генералы Касыйм Сөләймани үтерелгәннән соң Тәһрән белән Вашингтон арасында мөнәсәбәтләр кискенләште. Иранның элиталы гаскәрләре белән җитәкчелек итүче генерал Касыйм Сөләймани Багдад һава аланы тирәсендә дроннан һөҗүм нәтиҗәсендә үтерелде. Сөләймани очкычына һөҗүм АКШ президенты Дональд Трамп кушуы белән эшләнә. Иран Сөләймани үлеме өчен АКШтан үч алырга сүз бирде. АКШ бу төбәккә өстәмә рәвештә өч меңгә якын солдат җибәрергә карар итте.

8 гыйнварга каршы төндә Иран Американың Гыйракта урнашкан хәрби ныгытмаларына һөҗүм итте. АКШ саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, Асад һәм Ирбилдәге ныгытмаларга дистәдән артык баллистик ракет атылган.

Эре авиаширкәтләр әлеге хәлдән соң Гыйрак һәм Иран һава киңлегеннән очудан баш тартты. Русия һава ширкәтләре әлеге илләр һава киңлеген урап узу маршрутлары әзерләнүе турында белдерде.

XS
SM
MD
LG