Табигый фәннәр факультеты профессоры Крис Дикман мәгълүматына карый, Яңа Көньяк Уэльс штатында гына да 800 миллионнан артык хайван үлгән. Галим сүзләренчә, янгыннарның географиясе һәм зыян күргән хайваннар саны ягыннан бу "коточкыч вакыйга".
Дикман шулай ук бу каза хайваннар төрләренең юкка чыгу процессын тизәйтәчәк ди. Уттан котылган очракта да хайваннар янып көл булган элеккеге яшәү урыннарына кайтып анда яшәп китә алмаячак, чөнки ул җирләрдә алар туена алмый дигән галим.
Сидней Университеты хәбәренә караганда, соңгы 200 ел эчендә Австралиядә 34 төр һәм вак төрләргә караган имезүчеләр юкка чыккан. Бу дөньядагы төбәкләр арасында иң югары күрсәткеч дигән галимнәр.
Урман янгыннары Австралиянең көнчыгышында былтыр октябрьдә башланды. Соңгы айларда биш миллион гектарга якын урман янып көл булды. 24 кешенең үлүе билгеле. Виктория һәм Яңа Көньяк Уэльс штатларында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Кайбер районнарда көчле төтен сәбәпле янгынны һавадан сүндерү мөмкин түгел. Ут белән көрәшү өчен Австралия хакимияте өч меңгә якын хәрби җәлеп итте.
Гыйнвар башында Җирнең ясалма иярчененнән төшерелгән рәсемнәр дөнья күрде. Бу сурәтләрдә янгын төтененең ил биләмәләрен Яңа Зеландиягә кадәр каплап китүе күренә. Ут моңарчы күрелмәгән югары температура һәм көчле җил аркасында аеруча тиз тарала. Кыйтганың көньяк-көнчыгыш яр буенда урман янгыннары сәбәпле Австралия башкаласы Канберра шәһәрендә һаваның пычрану дәрәҗәсе "яшәү өчен куркыныч" дигән дәрәҗәдән 26 тапкырга артып киткән.
Австралия хакимияте янгыннардан соң табигатьне кире торгызуга миллиард ярым доллардан артык акча бүлеп бирергә җыенуларын белдерде.