Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте "наркотикларны пропагандалаган" өчен штрафлар канунын әзерләде


Русия хөкүмәте "наркотик яки психотроп матдәләр турында интернетка тыелган мәгълүмат кую яки аны тарату" өчен зур күләмле штрафлар кертүче канун өлгесен Думага кертте.

Документка ярашлы, юридик затларга алар мондый гамәлләр кылган очракта миллион ярым сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Физик затларны иң күбе 30 мең сум, вазыйфа биләп торучы кешеләрне 100 мең сум зурлыгындагы штрафка тарту каралган.

Канун тыелган матдәләр турында мәгълүмат биргән сайтларны гына түгел, элемтә операторларын да җавапка тартуны күздә тота. Чит ил кешеләре өчен җаваплылык дәрәҗәсе дә катгыйланган.

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин наркотикларны пропагандалау өчен төрмәгә утыртырга кирәк дип белдергән иде. Аның йөкләмәсе белән "Гадел Русия" депутатлары Думага шундый канун бозулар өчен җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы кертүче канун өлгесе тәкъдим иттеләр. Ләкин документ Югары мәхкәмә һәм хөкүмәт ягыннан җавап булмау сәбәпле авторларга кире кайтарылды.

XS
SM
MD
LG