Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның яңа сүзчесе билгеләнде. Бу эшне 24 яшьлек Диана Ихсанова башкарачак, дип хәбәр ителә Башкортстан җитәкчесенең рәсми сайтында.
Ихсановага кадәр Башкортстан башлыгы сүзчесе Фәннур Ягъфәров булды. Ул бу вазифада дүрт ел эшләде. Хәзер Ягъфәров республиканың вице-премьеры, дип яза ProUral.
Диана Ихсанова Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты бакалавриатын һәм Башкорт дәүләт университеты магистратурасын тәмамлаган. 2015 елдан хосусый эшмәкәр, аннары 2018 елга кадәр яшьләр турында язучы мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире булып эшләгән.
2018 елда Башкортстан Республикасының “Ачык республика” мәгълүматлаштыру һәм систем эшләре мәсьәләләре Дәүләт комитетында төп белгеч була.