Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда кырым татарлары тарихын өйрәнүче галим Валерий Возгрин вафат


Валерий Возгрин
Валерий Возгрин

Возгрин крымтатар халкының тарихына багышланган дүрт томлык хезмәт авторы, 1991-1996 елларда Крымтатар халкының II чакырылыш корылтае делегаты.

10 гыйнварга каршы төндә Петербурда тарихчы, профессор, крымтатар халкының тарихы турында хезмәтләр авторы, 1991-1996 елларда Крымтатар халкының II чакырылыш корылтае делегаты Валерий Возгрин вафат булды.

Бу турыда Крымтатар халкы мәҗлесе җитәкчесе Рефат Чубаров хәбәр итте. Чубаров язганча, әле 7 гыйнварда ук галимне инсульт белән хастаханәгә салган булалар.

"Безнең өчен Валерий Евгеньевич мәңгегә кеше һәм "Кырым һәм кырым татарлары" сүзтезмәсе тыелган вакытларда ук дөньяга халкыбызның һәм ватаныбызның тарихын ачкан галим булып калачак" дип язган Фейсбукта Кырым журналисты Лиля Буджурова.

Ул галимнең Акмәчеттә туганын, "Крымтатар халкы тарихы" дигән дүрт томлы хезмәт авторы булуын, бу хезмәтенә 20 елдан артык вакытын багышлаганын да искәрткән. Буджурова сүзләренчә, галим үлеменнән соң да Кырымнан аерылырга теләмәгән. Ул җәсаде яндырылганнан соң көленең яртысын Кырым җиренә бирергә, икенче яртысын Петербурда җирләргә васыять иткән.

Валерий Возгрин – тарих фәннәре докторы, Петербур дәүләт университетының Яңа һәм иң яңа вакыт тарихы кафедрасы профессоры, "Меньшиковский институт" Фәнни-тикшеренү институты мөдире, Дания короленең Фәннәр академиясе әгъзасы, яңа дипломатия тарихына, Русия, Европа, Скандинавия илләре, Гренландия тарихына багышланган 187 фәнни хезмәт авторы. Аның фәнни хезмәтләре Русия, Украина, Дания, Норвегия, Германия, Эстония, Финляндия, Төркия, Италиядә басылган.

XS
SM
MD
LG