Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Заманча татар мәдәнияте" курсын "Ачык университет" сайтында онлайн узарга мөмкин 


Курс авторлары татар мәдәниятенең бүгенге торышы хакында тугыз лекция тәкъдим итә.

"Ачык университет" проекты кысаларында әзерләнгән "Заманча татар мәдәнияте" курсын интернет аша узып була. Проектның сайтында мәдәният мәсьәләләренә багышланган тугыз лекция урнаштырылган. Аларны татар мәдәниятендә танылган шәхесләр укый. Һәрбер дәрес мәдәниятнең бер тармагына багышланган: музыка, кино, бию, әдәбият, архитектура, театр.

Лекторлар арасында шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, журналист, музыкант, җәмәгать эшлеклесе Рәдиф Кашапов, театр белгече Нияз Игъламов, биюче, хореограф, "Алтын битлек" иясе Нурбәк Батулла, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов һәм башкалар бар.

Видео-дәресләрдә татар мәдәниятенең соңгы еллардагы үсеш-үзгәрешләре, милли сәнгатьтә тенденцияләр, "татарлык" һәм дөньякүләм тәҗрибәнең уртаклыгы һәм аермасы мәсьәләләре карала.

"Ачык университет" сайты былтыр ел ахырына эшли башлады. Мәдәният турындагы курслардан кала анда татар халкы тарихына кагылышлы "Каһаннан алып Казан ханына кадәр" дигән курс та узарга мөмкин.

"Ачык университет" – Дөнья татар яшьләре форумы проекты. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыккан. 2019 ел башыннан эшли торган "Ачык университет" курслары моңарчы офлайнда уза иде. Ел дәвамында проект кысаларында дүрт курс үтте. Аларның беренчесе татар тарихына, икенчесе заманча татар мәдәниятенә, өченчесе татар телен заманча укытуга , дүртенчесе Татарстан һәм татар халкы тарихының XVI йөзнең икенче яртысы – XIX гасыр башы аралыгына багышланды.

Авторлар "Ачык университет"ның онлайнда да эшли башлаячагын әйткән иде. 2019 ел ахырында бу тормышка ашырылды.

XS
SM
MD
LG