Русиядә антибитотикларсыз ясалма ат ите барлыкка килергә мөмкин. Казан галимнәре махсус инкубаторлар ярдәмендә хайваннарның күзәнәкәләрен алып ит үстерергә ниятли дип яза Известия.
Пробиркада үстерелгән иттән әзерләнгән беренче кәтлит өч елдан барлыкка килер дип көтелә, ә кисәкле итне биопринтер биш елдан чыгарыр диелә.
Киләчәктә мондый ит маллардан алынганга караганда, сәламәтлерәк алмаш булырга мөмкин.
Казан галимнәре сүзләренә караганда, халык ясалма ат ите белән гадәти ат итенең аермасын сизмәячәк.
"Ясалма рәвештә алынган ризык тәме ягынннан терлекчелек хуҗалыкларыннан алынган иттән аерылмаячак диярлек. Шул ук вакытта ясалма ит кеше сәламәтлегенә зыянсыз булачак. Инкубаторларның стерильлеге нәтиҗәсендә ясалма ит күзәнәкләренә антибиотиклар кертелмәячәк, ә фермаларда алар актив кулланыла", дигән КФУың фундаменталь медицина һәм биология институты галиме Альберт Ризванов.
Ясалма ризык булдырганда, малларның күзәнәкләре вируслар һәм бактерияләр булмаган стериль мохиттә үстереләчәк.
КФУ галимнәре белән хезмәттәшлектә әлеге проект белән Татарстандагы ArtMeat оешмасы да шөгыльләнә. Моңа кадәр ул ясалма балык фаршы булдырырга җыенуы турында белдергән иде.