Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр 2020 елдан коррупция җәнҗаллары һәм киңкүләм протестлар көтә


Мәскәүдә протест чарасы, 2019 елның 10 августы
Мәскәүдә протест чарасы, 2019 елның 10 августы

Русия халкының күпчелеге 2020 елда коррупция белән бәйле җәнҗаллар, шулар нәтиҗәсендә хөкүмәт вазыйфаларыннан китүләр, киңкүләм протестлар булыр дип уйлый. 

"Левада" халык фикерен сораштыру үзәге русияләрнең 2020 елдан ниләр көтүен ачыклаган. Былтыр декабрь уртасында уздырган тикшеренүләр күрсәткәнчә, җәнҗаллар һәм түрәләрнең эш урыныннан китүен халыкның 66 проценты көтә. Мондый югары күрсәткеч 2013 елдан бирле күзәтелмәгән. Массакүләм протестларны респондентларның 45 проценты көтә. Ике ел эчендә бу күрсәткеч 11 процентка арткан.

Шул ук вакытта русияләр арасында 2020 елда икътисади кризис булыр дип уйлаучылар саны кимегән. Халыкның 49 проценты кризис булыр дип уйлый. Күрше илләр яки АКШ йә НАТО белән сугыш башланыр дип уйлаучылар саны да кимегән. Мондый фикердә торучылар саны 23 һәм 14 процент тәшкил итә.

Русияләрнең 63 проценты бу елның узганына караганда яхшырак буласына өмет белдергән. 55 проценты сәясәттә киеренкелек булыр дип борчылуын, 57 проценты икътисад өлкәсендә кыенлыклар тууыннан куркуын әйткән. Бу күрсәткечләр 2019 ел белән чагыштырганда кимегән.
Сораштырылганнарның 65 проценты бу ел гаиләләре өчен тыныч узар дип саный, бу 2013 елдан бирле иң югары күрсәткеч.

XS
SM
MD
LG