Accessibility links

Татарстандагы баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов вазифасынан киткән


Ринат Тимерҗанов
Ринат Тимерҗанов

Ринат Тимерҗановның китүе аның пенсия яшенә җитүе белән бәйле диелә.

2013 елдан Татарстанда баш федераль инспектор булып торган Ринат Тимерҗанов пенсиягә китә. Аның вазифасыннан азат ителүе хакында фәрманга 9 гыйнварда Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендә вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров кул куйган дип яза "Бизнес Онлайн".

Ринат Тимерҗанов озак еллар Татарстан эчке эшләр министрлыгында эшләгән. 2011 елда Татарстан эчке эшләр министры урынбасары вазифасыннан китеп, Алтай крае эчке эшләр идарәсе башлыгы булды. Бу урынга ул Русиянең эчке эшләр министрлыгының элеккеге җитәкчесе Рәшит Нургалиев тәкъдиме белән күчте.

Тагын ике елдан Тимерҗанов Татарстанга федераль инспектор буларак әйләнеп кайтты.

Ренат Тимерҗанов 1978 елдан хокук саклау эшендә. 1994 елдан Тимерҗанов Татарстан милициясенең махсус идарәсендә хезмәт итә, ә 1998 елда ул вакыттагы министр Әсгать Сәфәров аны үзенең беренче урынбасары итеп куя. Тимерҗанов республикадагы оешкан җинаятьчел төркемнәргә каршы актив көрәш алып барган шәхес буларак та билгеле.

XS
SM
MD
LG