Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның UATV телеканалы инглиз һәм крымтатар телләрендә сөйләми башлады


Украина хакимияте карары белән телеканалның халыкара эшчәнлеге туктатыла, гарәп, крымтататар һәм инглиз телләрендәге редакцияләре ябыла.

13 гыйнвардан Украинаның чит илләр өчен эшләүче UATV телеканалында инглиз телле редакция эшчәнлеген туктаткан. "Украина халыкара телеканалы 2020 елның 13 гыйнварыннан яңалыклар җитештерүне һәм иярчен аша тапшыруны туктатачак. Шул сәбәпле, берничә инглиз телле алып баручы үзләренең эшләре һәм бөтен дөньядагы тамашачылары белән саубуллаштылар" дип хәбәр иткән UATV. Телеканал белдерүен Радіо Свобода китерә.

Телеканал белдергәнчә, Украина хакимияте UATVның халыкара эшчәнлеген туктатырга, гарәп, крымтататар һәм инглиз телләрендәге редакцияләрен ябарга карар биргән.

Украинаның элек ябылган мәгълүмати сәясәт министрлыгының элеккеге министр урынбасары Эмине Джеппар хәбәр иткәнчә, коллективны озак вакытлы ялга җибәрәләр.

"Миңа билгеле булганча, хәзер крымтатар редакциясенең эшен озайтырга планлаштырмыйлар. Ягъни, крымтатар телендә эшләү планлаштырылмый" дип язган Джеппар Facebook-та.

UATV телеканалы Украинаның мәгълүмати сәясәте министрлыгы тарафыннан 2015 елда булдырылган иде. Аның максаты – чит ил аудиториясен объектив, актуаль һәм тулы күләмле мәгълүмат белән тәэмин итү. UATVны чыбыклы челтәрләр аша бөтен дөньяда карап була иде.

2020 елның башында телеканалның яңа җитәкчелеге бүтән илләргә эшләү туктатыла дип игълан итте.

Түрәләр 2020 елда UATV нигезендә Украина хакимияте контролендә булмаган биләмәләр өчен урыс телле телеканал ачыла дип белдерде.

XS
SM
MD
LG