Русиядәге банклар халыкка кредит бирүне киметкән. 2019 елда бурычка акча сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең 36,9 проценты гына банктан уңай җавап алган. Шулай итеп, кредит алырга теләүчеләрнең 60 процентына акча бирүдән баш тартканнар. Бу турыда Кредит тарихларының илкүләм бюросы мәгълүматына таянып РБК яза.
Кредит бирүләр яңа ел алдыннан аеруча сизелерлек кимегән – банклар гаризаларның бары 32,2 процентына гына уңай җавап биргәннәр. Бу 2017 елдан бирле иң түбән күрсәткеч. 2018 елда кредитларга уңай җавап бирүнең дәрәҗәсе уртача 41 процент тәшкил иткән.
Сәбәпләрнең берсе - Үзәк банкның халыкка бирелә торган кредитлар күләмен киметү өчен чаралар күрүендә диелә. Шулай ук халык керемнәренең артмавы да сәбәп булып тора.