Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Равил Мөхәммәтҗанов шикаятен Вахитов мәхкәмәсенә кире кайтарды


Равил Мөхәммәтҗанов
Равил Мөхәммәтҗанов

Татарстан Югары мәхкәмәсе ТИҮ активисты Равил Мөхәммәтҗановның Казанның Вахитов мәхкәмәсе карарына апелляцион шикаятен процессуаль сәбәптән карамыйча, эшне кире Вахитов мәхкәмәсенә җибәрде.

14 гыйнварда узган утырышта Югары мәхкәмә хөкемдары Луиза Сибгатуллина бу эшнең каралмаячагын, Вахитов мәхкәмәсеннән үзләренә хат килүен әйтте һәм мәхкәмә утырышының бүгенгә тәмамлануын белдерде.

Равил Мөхәммәтҗанов 2019 елның 10 сентябрендә Удмуртиядә үзенә ут төртеп яндырган Альберт Разинга теләктәшлек пикетын уздыру өчен, 20 сентябрьдә шәһәр үзәгендә урын бирмәгәнгә күрә, Казан хакимиятен узган елның 19 сентябрендә Вахитов мәхкәмәсенә шикаять иткән иде.

Вахитов мәхкәмәсе шул ук көнне уздырган утырышында Мөхәммәтҗановның шикаятендәге сорауларны тикшереп тә тормыйча Казан хакимияте карарын урынлы дип тапты һәм активистның шикаятен канәгатьләндермәде.

Равил Мөхәммәтҗанов Вахитов мәхкәмәсе карарын 2019 елның 30 сентябрендә Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Татарстан Югары мәхкәмәсенең бүгенге карарын бәяләп ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт Азатлыкка хәзер бүгенге карар нигезендә эшнең киредән Вахитов мәхкәмәсенә кайтасын әйтте.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

“Аңлашылганча, ниндидер хат килгән. Һәм шул хаттта Вахитов мәхкәмәсе үз карарында нәрсәдер үзгәртмәкче була. Югары мәхкәмә бүгенге эшне карамыйча калдырырга дип игълан итте. Югары мәхкәмәнең ни өчен эшне Вахитов мәхкәмәсенә кире кайтаруы өч көн эчендә язылачак аңлатмалы карарында билгеле булачак. Бүген шушы билгеләмәнең нәтиҗәсе генә әйтелде. Хатта ниләр язылганs әйтелмәде”, диде.

Равил Мөхәммәтҗанов Азатлыкка Югары мәхкәмәнең бүгенге карарына бераз гаҗәпләнүен, моны вакыт сузып уйнау дип санавын әйтте.

Мин ул урыннарны шул көнне һәм шул сәгатьтә махсус йөреп чыктым һәм видеога төшереп алдым, ул урыннарда бернинди чара да уздырылмады


“Без Казан хакимиятенә пикет уздыру өчен урын килештерү турында мөрәҗәгать иткәч безгә барлык ун урында да башка чаралар узачак дип җавап бирделәр. Мин ул урыннарны шул көнне һәм шул сәгатьтә махсус йөреп чыктым һәм видеога төшереп алдым, ул урыннарда бернинди чара да уздырылмады.

Халыкның фикерен Конституция нигезендә әйтергә ирек бирмәс өчен, Казан хакимияте безгә ялганлый. Хәтта дәлилгә ялган документлар күрсәтә. Вахитов мәхкәмәсе шул ялган документларның дөреслеген тикшерергә дә теләмәде. Ә Югары мәхкәмә минем аппеляция шикаятемне 3 ай ярым вакыт узгач кына тикшерде һәм анда эшне карап та тормыйча Вахитов мәхкәмәсенә җибәрде”, диде.

Равил Мөхәммәтҗанов Татарстан Югары мәхкәмәсенең бүгенге карары белән өч көннән соң танышып чыккач бу карарны кабаттан Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаят итә алачак.

XS
SM
MD
LG