Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда экология активистларын тоткарладылар


Вера Керпель "Япеев" полиция бүлеге янында
Вера Керпель "Япеев" полиция бүлеге янында

Казанның Япеев урамындагы полиция бүлегенә Елена Изотова, Ирина Никифорова, Вера Керпель китерелгән. Активистларны яклап ялгыз пикетлар узды.

14 гыйнварда көндез экология активисты Елена Изотова тоткарлануы билгеле булган иде. Кич аның фикердәшләре арасыннан Татьяна Никифорова һәм Вера Керпель да полициягә китерелгән. Бу турыда Керпель мессенджерларда хәбәр таратты, тоткарланудан соң туры эфирга чыгып, видеосын интернетта урнаштырды.

Активистлар хәбәр иткәнчә, Елена Изотованы хакимияткә алдан белдермичә урам чарасы оештыру яки уздыруда гаеплиләр. Изотова Idеl.реалиига тоткарлауның узган елның декабрь ахырында булган пикет өчен икәнен әйткән. "Яблоко" фиркасенең яшел фракциясе активистлары белән бергә Изотова Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы Артем Хохоринны урыныннан алуны таләп итеп ялгыз пикетта торган. Әмма канунга ярашлы, мондый пикетлар хакимияткә алдан белдермичә уздырыла ала.

Изотованың адвокаты Сергей Сычев активист кызны тоткарлау турында беркетмә тутырылганын әйтә.

Кичен активистларның Елена Изотованы яклап ялгыз пикетлар башлавы билгеле булды. Алар "Япеев" полиция бүлеге янында торды.

Активистлар хәбәр иткәнчә, тоткарлаулар вакытында күпсанлы канун бозулар булган. Керпель үзе янына адвокат Данил Нургалмевны кертмәүләрен хәбәр иткән. Активист сүзләренчә, тоткарлау вакытында Ирина Никифоровага карата физик көч кулланылган. "Ирина шуннан соң үзен начар хис итә, ашыгыч ярдәм чакырды", дип язган ул. Елена Изотованы тоткарлаганнан соң беркетмә тутырмыйча өч сәгатьтән артык тотканнар.

XS
SM
MD
LG