Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта "Үзгәреш җиле" фестивале уздыру Татарстанга кимендә 30,5 млн сумга төшкән


"Үзгәреш җиле" фестивален, 2019 ел
"Үзгәреш җиле" фестивален, 2019 ел

Узган елның көзендә үткән дүртенче фестивальгә әзерлеккә һәм Америкада Carnegie Hall-дагы концертка Татарстан бюджетыннан җәмгысе 45 миллион сумнан артык акча тотылган.

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестивален Нью-Йоркта уздыру Татарстанга 30,5 миллион сумга төшә. Тагын 13 миллион сумны республика 2019 елның көзендә дүртенче фестивальнең репетицияләренә һәм концертларын уздыруга сарыф иткән. Бу саннарны фестивальне уздыру өчен җаваплы булган Татар дәүләт опера һәм балет театрының дәүләт сатып алуларын тикшергән Idel.реалии китерә.

Фестивалгә тотылган акчалар күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки аңа киткән чыгымнарның һәм артистларның гонорарларының күбесе ачык чыганакларда күрсәтелмәгән. Чагыштыру өчен – 2016 елда беренче фестивалне уздыруга тотылган чыгымнар 80 миллион сумнан артып киткән иде диелгән материалда.

Рәсми матбугат чаралары Нью-Йоркта фестиваль чыгымнарын 15 миллион сум дип хәбәр иткән иде.

"Үзгәреш җиле" концерты 17 гыйнвар Нью-Йоркның 2800 кеше сыйдырышлы Carnegie Hall залында узачак. Анда Татарстандан 20ләп артист катнашачак.

XS
SM
MD
LG