Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татспиртпром"нан Ирек Миңнәхмәтов китә, яңа җитәкче булып Руслан Максудов килә


Ирек Миңнәхмәтов
Ирек Миңнәхмәтов

Ширкәтне соңгы биш елда җитәкләгән Ирек Миңнәхмәтовның хезмәт килешүе мөддәте тәмамлана.

“Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре белән Татарстан премьер министры Алексей Песошин очрашуында ширкәтнең яңа баш мөдире итеп Руслан Максудов билгеләнүе игълан ителде.

Максудов 2006 елдан бирле "ВымпелКом" бүлеге "Украинские радиосистемы" ширкәтенең күпләп сату базарында сәүдәне үстерү белән шөгыльләнгән. Соңгы ун елда аның төбәкләрдә корпоратив бизнесны үстерү мөдире булган.

“Татспиртпром”ны соңгы биш елда җитәкләгән Ирек Миңнәхмәтов вазифасыннан китә. Рәсми сәбәбе дип хезмәт килешүе вакыты чыгуы әйтелә. Ләкин чынлыкта Миңнәхмәтовның китүе оешма хиссәләренең иң зур өлешен тотучы "Связьинвестнефтехим" ширкәте белән килешеп эшли алмау белән бәйле булырга мөмкин, дип яза "Бизнес-онлайн" үз чыганакларына таянып.

Ширкәтне 2015 елдан бирле җитәкләгән Миңнәхмәтовның биш еллык хезмәт килешүенең вакыты быел чыга.

2012-2015 елларда Ирек Миңнәхмәтов "Татмедиа" республика агентлыгын җитәкләде.

Моннан тыш, ул Татарстанның пейнтбол федерациясе президенты булып тора. Автоузышлар буенча спорт мастеры, ике мәртәбә Русия чемпионы.

XS
SM
MD
LG