Accessibility links

Адвокат: "ТИҮ активисты Рәис Хәбировка карата психиатрия сәяси максатларда кулланыла"


Рәис Хәбиров мәхкәмәдә
Рәис Хәбиров мәхкәмәдә

Өстәмә психик экспертиза уздыруны таләп иткән ТИҮ активисты Рәис Хәбировның мәхкәмә эше бер атнага кичектерелде. Аны яклаучы адвокат Алексей Златкин Хәбировка карата "сәяси максатларда кулланылучы психиатрия" алып барыла диде.

15 гыйнварда Казанның Совет районы мәхкәмәсендә узган утырышта активист Рәис Хәбировның эше зыян күрүче һәм шаһитләрнең килмәве сәбәпле 22 гыйнварга күчерелде.

Хәбировка теләктәшлек күрсәтергә килгән 15ләп кеше катнашкан утырышта хөкемдар иң элек Хәбировның адвокаты Алексей Златкинга сүз бирде.

Златкин фикеренчә, Русия җинаять кодексының 115нче маддәсе нигезендә Хәбировка карата ачылган җинаять эшендә аңа өстәмә психик экспертиза уздыру таләбе канунга каршы килә.

Беренчедән, моңа кадәр уздырылган психик экспертизаның нигезле нәтиҗәләре алынмыйча мәхкәмә дәлилләрне тикшерү тәртибен боза, икенчедән, Хәбировны Казандагы шул ук экспертиза үзәгендә яңадан өстәмә экспертиза уздыртырга җыеналар. Бу бөтенләй канунга сыймый ди адвокат.

Чөнки бу экспертиза инде Хәбировка карата нигезле диагноз куймыйча аны авыру дип тапты. Бу экспертиза үзәгендә тагын экспертиза уздырылса, мәхкәмә процессындагы объективлык принцибы юкка чыгачак дип белдерде ул.

Златкин сүзләренчә, моңа кадәрге психик хастаханә экспертизасында Хәбировка карата "Ул үз гамәлләре белән идарә итә алмый" диелгән һәм шул ук вакытта "Хәбиров вазгыятьне дөрес итеп кабул итә ала", дип язылган.

Адвокат боларны исәпкә алып, Рәис Хәбировка карата уздырылган беренче экспертиза нәтиҗәләренең нигезен ачыклауны һәм икенче психик экспертиза кирәк дип табылса, аны Мәскәүдәге Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология үзәгендә уздыруны таләп итте.

Хөкемдар гаепләнүче якны тыңлаганнан соң зыян күрүче һәм шаһитләрнең килмәве сәбәпле мәхкәмә эшен 22 гыйнварга күчерде.

Мәхкәмә утырышыннан соң Златкин Азатлыкка, бүген Рәис Хәбировка карата "сәяси максатларда куллынылучы психиатрия" алып барыла диде.

"Хәбировка ачылган җинаять эшендә аңа карата мәҗбүри эш кебек җәза биреп җинаять эшен ябарга мөмкин. Әмма мәсьәлә монда түгел, мәсьәлә аны психик авырулар хастаханәсенә тыгу. Аңа хәзер мәҗбүри психик дәвалану билгелиләр икән ул гомере буе "кармакта" булачак. Аны иҗтимагый активист буларак "кармакка" эләктермәкчеләр һәм теләсә кайчан психик авырулар хастаханәсенә салып куя алачаклар.

Аңа карата ни өчен "сәяси максатларда кулланылучы психиатрия" алып барыла дип әйтәм, чөнки моңа кадәр уздырылган диагнозда төгәл генә нинди авыру булуы әйтеп бетерелми, икенчедән аның ни өчен җәмгыять өчен куркыныч булуы да белгертелми.

Без кирәк дип табылган очракта өстәмә психик экспертизаның Мәскәүдә уздыруны таләп итәбез. Чөнки Мәскәүдә ни әйтсәң дә, объектив экспертиза уздырыла, практикамнан да чыгып әйтә алам, Мәскәү экспертлары Казандагы экспертлар чыгарган нәтиҗәләр белән килешмиләр", дип белдерде ул.

Татар иҗтимагый үзәге активисты Рәис Хәбиров узган елның июнь башында мәхкәмә карары белән психиатрия хастаханәсенә ябылган иде. Ул анда ачлык игълан итте. 5 июльдә аның хастаханәдән чыгарылуы билгеле булды.

Рәис Хәбировны "корал яки корал буларак кулланылган әйбер ярдәмендә аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу" маддәсе нигезендә гаеплиләр.

Активист үзе хакимият аны оппозиция вәкиле буларак төрмәгә утыртырга тели дип саный.

XS
SM
MD
LG