Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте вазифасыннан китүен белдерде


Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев
Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәтнең тулысынча вазифасыннан китүен белдерде. Кайбер мәгълүматларга караганда, Путин Медведевны Русия иминлек шурасы башлыгы урынбасары итеп билгелиячәк.

"Владимир Владимирович (Владимир Путин - ред.) Русия Конституциясе нигезенә үзгәрешләр кертүне дә билгеләде. Бу үзгәрешләр, гомумән хакимият тигезлеген үзгәртәчәк" дигән Дмитрий Медведев Владимир Путин белән юлламадан соң очрашу вакытында.

"Башкарма хакимият, канун чыгару хакимияте, мәхкәмә хакимияте. Бу контекстта без Русия хөкүмәте буларак ил президентына моның өчен кирәкле бөтен карарларны кабул итү мөмкинлеге бирергә тиешбез. Бу шартларда, Конституциянең 117нче маддәсенә ярашлы Русия хөкүмәте вазифасыннан китсә, дөрес булыр дип уйлыйм" диде Медведев.

Путин хөкүмәт әгъзаларына эшләре өчен рәхмәт әйтте дип яза Русия агентлыклары. Ул әлегә хөкмүәттән яңа хөкүмәт расланганчыга кадәр үз вазифаларын вакытлыча башкаруны дәвам итүне сораган.

Путин Медведевны Русия иминлек шурасы башлыгының Русия иминлеге һәм саклану мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары вазифасына билгелиячәк. Бу хакта Дождь хәбәр итә.

15 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин үзенең Федераль җыенга еллык юлламасында ил конституциясенә үзгәреш кертергә тәкъдим итте. Әлеге үзгәрешләр президентның хөкүмәт төзүгә бәйле кайбер вәкаләтләрен парламентка тапшыруны күз уңында тота. Үзгәреш ярашлы, ил хөкүмәте рәисен Русия Думасы расларга тиеш.

XS
SM
MD
LG