Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җанисәпкә бәйле түгел." Уфада иске төрки телне өйрәнү курслары ачылды


Иске төрки теле дәресе
Иске төрки теле дәресе

Уфада ачылган иске төрки телне өйрәнү дәресләренә укучылар күп килү сәбәпле, төркемне икегә бүлеп уздырырга булдылар.

Башкортстанның Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсендә иске төрки телне өйрәнү курслары ачылды. Беренче дәрес Яңа ел ялларының соңгы көнендә – 8 гыйнвар узган иде. Икенчесе 15 гыйнвар үтте. Чара башында утызга якын кеше җыелса, дәрес азагына аларның саны иллегә җитте, утырыр урын бетеп, хәтта басып торучылар да булды. Халыкның күпләп җыелуы сәбәпле, киләчәктә төркемне икегә бүлеп уздырырга булдылар.

Уфада иске төрки телне өйрәнү курслары ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:01 0:00

Дәресләрне китапханәнең кульязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Флүр Сибәгатов алып бара. Залда күпчелекне татар-башкортлар тәшкил итте, шулай ук урыс телендә сөйләшүчеләр дә бар иде. Узган дәрестә алты хәреф өйрәнсәләр, монысында дүрт хәреф өйрәнделәр, шулай ук хәрефләрне кушып сүзләр язу һәм уку күнекмәләре уздылар.

Проект авторлары әйткәнчә, иске төрки тел инкыйлабка кадәр Идел буенда башкортлар, татарлар һәм башка халыкларда кулланылышта булган. Ул вакытларда алып барылган рәсми кәгазьләр, халык санын алулар, шәҗәрәләр иске төрки телдә беркетелгән дигән курсларны оештыручылар.

Укытучы Флүр Сибәгатов Азатлыкка бу дәресләрнең максатын шулай дип аңлатты:

Флүр Сибәгатов
Флүр Сибәгатов

"Соңгы вакытта кешеләрнең латин, гарәп имлясы, борынгы төрки теле белән кызыксынуы артты. Гомум күпчелекнең татарда да, башкортта да үзенең тарихын, үткәнен белү теләге көчле. Кемдер мәчетләргә йөреп укый алмый, бу дәресләр алар өчен тәгаенләнгән. Кемнәрнеңдер мәчетләргә барырга уңайсызлануы, куркуы бар, ә монда дәүләт оешмасы, алар өчен хәвефсезрәк булып күренүе ихтимал. Икенчедән, матди ягы да бар. Китапханә бу чараны үз максатында, үз тырышлыгы белән уздыра, дәресләр бушлай. Башка җирләрдә дәресләр түләүле. Шуңа күрә халыкның күпләп килүе табигый, бу, беренчедән, дәүләт оешмасы булуда, икенчедән, бушлай.

Укуга килүчеләр
Укуга килүчеләр
Сәясәт белән кызыксынмыйбыз, бу җанисәп белән бәйле түгел

Без барлыгы ун дәрес уздырырга җыенабыз. Узганында утыз кеше булган иде. Әле тагын өстәп уннан артык кеше язылды. Иске төрки тел белән таныштырачакбыз, калганын үзләре ныгытып, камилләштереп укуларын дәвам итә ала. Күбесенчә монда дин тоткан кешеләр. Аларның төп максаты – дини һәм әдәби әсәрләрне уку. Сәясәт белән кызыксынмыйбыз, бу җанисәп белән бәйле түгел", диде китапханәнең кульязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Флүр Сибәгатов. Ул бу дәресләрне уздыру халыкны китапханәгә җәлеп итү максатыннан оештырылуын да әйтте.

Азатлык укуга йөргән берничә кешенең фикерен дә белеште. Уфада яшәүче Игорь Безымянников бу дәресләргә әнисенең тамырларын өйрәнер өчен йөргәнен әйтте. Аның сүзләренчә, Игорьның әтисе урыс, әнисе татар милләтеннән. Аны бу дәресләргә әнисенең тамырлары белән кызыксыну алып килгән. Игорь татарча бик яхшы сөйләшә.

Уфа читендәге Тегермән бистәсеннән килгән Нурфаяз Шәрәфиев:

Нурфаяз Шәрәфиев
Нурфаяз Шәрәфиев

"Мин үзебезнең тарихны өйрәнер өчен укырга йөрергә булдым. Архивка йөргәндә үзебезнең авылның метрика китапларын яздырып алган идем, укый белмим. Анда безнең бөтен ата-бабалар, авыл турында мәгълүмат тупланган. Безнең авылдагы музейда да китаплар бар, 1919 елга кадәр чыккан гәзит һәм журналларның тупланмалары бар. Минем шуларны укыйсы килә, шул сәбәпле дәресләргә йөрергә булдым", диде Нурфаяз Шәрәфиев. Ул бу дәресләргә кайбер кешеләрнең сәяси төс бирүләрен әйтеп, укулардан кара эзләмәскә, дәресләрнең һәркем өчен кирәкле булуын билгеләде.

Нурфаяз Шәрәфиевның дәфтәре
Нурфаяз Шәрәфиевның дәфтәре

Дәресләргә йөрүчеләр арасында җәмәгатьчелеккә исемнәре билгеле кешеләр дә бар иде. Шуларның берсе – Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары, Телләр үстерүне координацияләү шурасы рәисе Тимур Мохтаров.

Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

"Иске төрки тел курсларына мин борынгы төрки комарткыларны укырга өйрәнер өчен килдем. Мәсәлән, Зәки Вәлидинең "Төрек вә татар тарихы" бар. Шул хезмәт интернетка да куелган. Ул иске төрки телдә язылган, аны оригиналда уку хыялым бар иде. Башка комарткылар да бар. Мәсәлән, башкорт-татар әдәбияты, башка кулъязмалар бар. Мин күптән түгел Шәехзадә Бабичның төрки телдә язылган шигырьләренә тап булдым. Алар 1950-60 елларда Казандагы бер журналда чыккан. Аларны укып карадым да, әзерәк практика җитмәгәч белемемне яңартырга килдем", диде Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары, Телләр үстерүне координацияләү шурасы рәисе Тимур Мохтаров. Башка фикер белдерүчеләр әлеге дәресләргә шәҗәрәләрен төзү, авыл тарихларын өйрәнү өчен йөрүләрен белдерделәр.

XS
SM
MD
LG