Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның геологик мирасны яклау берлеге Куштауны яклап чыкты


Куштауны яклап пикет

ProGEO Европа геологик мирасны яклау берлеге вәкилләре Куштау шиханын саклап калырга кирәк дип белдерде. 

Европа геологик мирасны яклау берлеге президенты Ларс Эрикстад (Норвегиянең табигать ресурслары институты) һәм вице-президент, оешманың Русиядәге төркеме җитәкчесе Марина Вдовец Куштауны яклап Русия һәм Башкортстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттеләр. Русия табигый байлыклар министрлыгының элеккеге башлыгы Дмитрий Кобылкин, Башкортстан башлыгы Радий Хабиров һәм Русия думасының табигый байлыклар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты башлыгы Николай Николаевка юлланган мөрәҗәгатендә алар Куштау шиханы кергән җирләрдә аеруча саклана торган табигый биләмә булдырырга киңәш итә.

Мөрәҗәгатьтә Куштауның әле 2015 елда ук республика хөкүмәте карары белән Башкортстанда проектлана торган аеруча сакланучы табигый зоналар исемелегенә кертелгәне һәм аның табигый һәйкәл дәрәҗәсе алганы искәртелә.

"Куштауда геологик эзләнү һәм сода җитешлетү өчен известняк чыгару зур кыйммәткә ия булган геологик объектны югалтуга китерәчәк. Шул ук вакытта төбәктә известняк чыгарырдай бүтән чыганаклар да бар, аларны куллану дөньякүләм әһәмияткә ия булган геологик объектларны юкка чыгару белән янамый" диелгән ProGEO җитәкчеләре мөрәҗәгатендә.

Авторлар Куштау янында хуҗалык эшчәнлеген туктату өчен аның тирәсендәге җирләргә аеруча саклана торган табигый биләмә статусы бирү кирәк ди. Икенче алым итеп өч шиханны да берләштергән илкүләм парк булдыру дөрес булыр дип саный авторлар.

Узган ел ахырыннан башлап Башкорстанда Куштау шиханын саклап калуга чакырган чаралар артты. "Башкорт" оешмасы тәкъдиме белән аның тарафдарлары Русия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә Куштауны сакларга чакырган язулар тотып фото, видеога төшеп флешмоблар ясады.

5 гыйнварда Куштау шиханы тавы янында "Куштауның җанлы чылбыры" дигән чара узды. 900гә якын кеше кулга-кул тотынышып Куштау янында тезелде.

2019 елның 1 декабрендә Уфада "Башкорт" оешмасы Куштау шиханын яклап җәмәгатьчелек җыены уздырды. Оешма активистлары шиханнарны яклауда дөнья җәмәгатьчелеге ярдәмен сорарга кирәк дип белдерде.

Аннан алда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык юллама вакытында: "Куштау эшкәртеләчәк. Мине сындырырга тырышу, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", диде.

"Башкорт милли хәрәкәте" дигән Telegram-канал: "Бүгенге чара Хәбировның бу мәсьәльәдә халыкка җиңелүен күрсәтә. Республика халкы аның янауларыннан куркмый, алар кадерлесен югалтудан курка, шуңа урамга чыгарга әзер", дип язды.

XS
SM
MD
LG