Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыровның вәкаләтләрен вакытлыча премьер-министрга тапшыруын "дәвалану узу" белән аңлаттылар


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйров дәвалану узуы сәбәпле аның вәкаләтләрен вакытлыча төбәкнең хөкүмәт рәисе үти.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров "вакытлыча эшкә яраксыз" булуы сәбәпле төбәк башлыгы вәкаләтләрен хөкүмәт рәисе Мөслим Хучиевка тапшырган. Кадыров дәвалану уза, дип аңлаткан РБКга аның сүзчесе Алви Кәримов.

"Ул дәвалау курсы уза. Монда бер сәер әйбер дә юк, Рамзан Кадыров ялларда да, бәйрәмдә дә - һәрвакыт эштә" дигән Кәримов. Башка төрле мәгълүмат бирмәгән.

Медиа 15 гыйнварда Русия президенты Владимир Путинның Федераль җыенга еллык юлламасы вакытында залда Рамзан Кадыровның булмавына игътибар итте. Кадыров "вакытлыча эшкә яраксыз" булганга үз вәкаләтләрен Чечен республикасының хөкүмәт рәисе Мөслим Хучиевка тапшырган диелде.

Чечня Конституциясенең 76 нчы маддәсе нигезендә республика башлыгы авырса яки ялга китсә, аның вазифасын вакытлыча хөкүмәт рәисе башкара ала.

Бер ел чамасы элек Кадыров шул ук рәвешле вәкаләтләрен Хучиевка тапшырган булган. Соңрак республика министры Джамбулат Умаров Кадыровның планлы медицина тикшерүе узуын әйтте.

XS
SM
MD
LG