Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 112нче Кавалерия дивизиясе хөрмәтенә рәсми бәйрәм көне булдырмакчылар


Башкорт кавалерия дивизиясе көнен ел саен 13 ноябрьдә бәйрәм итәргә уйлыйлар. Башкортстан парламенты ай ахырында бу карарны расларга җыена.

Бөек Ватан сугышы елларында батырлыклар күрсәткән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең истәлегенә Башкорстанда бәйрәм көне булдырыла. Ул Башкорт дивизиясе 1941 елда оешкан көндә - 13 ноябрьдә бәйрәм ителәчәк. Республика парламенты җитәкчесе Константин Толкачев белдергәнчә, башта аны ял көне итәргә дигән тәкъдимнәр дә булган, әмма моңа республикада ял көннәре болай да күп дип каршы чыкканнар. Бу хакта "Башинформ" яза.

Майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе Икенче дөнья сугышы елларында Брянски, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш фронтларда, Сталинград бәрелешендә актив катнашкан.

Дивизиянең 3 860 сугышчысы орден-медальләр белән бүләкләнгән, 78 сугышчы Советлар берлеге каһарманы исеме алган, бишесе Дан орденының тулы кавалеры булган.

2019 елда республикада генерал Шәйморатов исемендәге орден булдырылган иде. Узган елны шулай ук республиканың Кырмыскалы районында генерал Шәйморатовның 120 еллыгына багышланган чаралар узды.

XS
SM
MD
LG