Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илһам Шакиров вафатына бер ел: "Андый шәхесләр тагын булырмы"


Илһам Шакировның 80 еллыгына багышланган кичә, 15 февраль 2015
Илһам Шакировның 80 еллыгына багышланган кичә, 15 февраль 2015

16 гыйнвар Казанның Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакиров вафатына бер ел тулу уңаеннан аш мәҗлесе узды.

Илһам Шакиров кебек шәхеснең кабат тууы икеле. Кичәгә килгән зыялыларның күбесе шул фикердә, ләкин киләчәккә өмет белән караучылар да бар. Азатлык кунаклар белән аралашты.

Бер ел элек вафат булган Илһам Шакировны искә алу иртүк башланды. Башта җырчының иҗатын яраткан зыялылар аның Яңа бистәдәге каберен зиярат кылды. Өйлә намазыннан соң татарга хас булган ел ашын үткәрделәр. "Татар сандугачын" искә алу мөрәсимен Мәрҗани мәчетен​дә үткәрделәр. Ул үзе шулай әйтеп калдырган булган.

Казанда Илһам Шакиров вафатына бер ел тулуны искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:09 0:00

Йөздән артык килгән кунаклар арасында Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла кебек түрәләр дә, җырчылар да, артистлар да, җәмәгать эшлеклеләре дә җыелды. Күпчелек халыкны Илһам китте, яңа Илһамнар булырмы дигән сорау борчыды. Бу сорауга танылган җырчы Салават Фәтхетдинов җавапны кистереп бирде — юк.

Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

— Юк, булмаячак. Әлбәттә, аны пәйгамбәр белән тиңләргә ярамый, ләкин ул безнең милләткә Аллаһы тәгалә тарафыннан бүләк. Бүләк күп булмый ул. Бәхәсләшмәгез дә, бу мәсьәләне күтәрмәгез дә — булмаячак. Зәвык үзгәрә, замана үзгәрә, андыйлар мең елга бер генә туа. Бәлки туар, без аны күрмәбез. Ул бер һәм кабатланмас, даһи күп булмый, даһи берәү генә була, ул бөек, ул даһи һәм кабатланмас, аңа башка сүз табып булмый.

Язучы, "Мәдәни җомга" газетының баш мөхәррире Вахит Имамов бу мөмкин дип саный, әмма татар теленә һөҗүм барганда яңа Илһамнарның барлыкка килүе икеле ди.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

— Әлегә андый кеше күренми, өмет биргән кеше дә юк, шуңа аның тиз арада булуы икеле, талантлар бик сирәк туа. 10 ел саен, 20 ел саен Илһам туа дип әйтү урынлы түгел. Тудырыр өчен башта саф татар мәктәбе кирәк, саф татар рухында үсмәгән бала Илһам булып, моңлы булып туа алмый, моң булсын өчен аңа шул ук басуларда, Илһам кебек җырлап йөрергә кирәк, хәтта мунчага барып җырларга тиеш була ул, ләкин фәкать татарча гына. Әгәр Русия безнең телне тартып ала икән, димәк безнең Илһамнар булмаячак.

Телле булып калган очракта гына милләтнең дә хәле өметле, Илһам Шакиров кебек бөек җырчыларның да барлыкка килүе мөмкин. Җырчы Рөстәм Маликов Вахит Имамов белән килешә:

Рөстәм Маликов
Рөстәм Маликов

— Икенче Илһам булыр дигән фикер ул бөтенләй дөрес түгел. Ходай тәгалә җибәрсә була, әмма хәзергә безнең хәлебез бик мөшкел, ни өчен дигәндә, телебез бетеп бара, аны, урысча әйтәм, "планомерно" бетерү бара. Урыслар үзләре Балтыйк буе илләрендә, Украинада урыс телен кысканга бик борчыла, ә бездә, безнең татар телен кысу алар өчен табигый хәл. Бу бит бөтенләй дөрес нәрсә түгел.

Равил Шәрәфиев Илһам белән күптәнге дуслар, концертларга бергә чыга торган булганнар, Равил абый хәзерге татар эстрадасы хәле белән дә яхшы таныш. Шуңа да бу мәсьәләдә үзен шикләнүче дип исәпли.

Равил Шәрәфиев
Равил Шәрәфиев

— Илһамнар булыр, туар дип шикләнәм. Ул бит үз заманында да бер булды. Мин пессимист кеше, ләкин оптимизм да үзенекен итә, булыр, Алла бирсә. Халык үз талантларын тудырып тора, ләкин аңа җирлек кирәк, халыкның рухи халәте ничек була, замана ничек була, шунда яңадан Илһам тууы ихтимал.

Илһам абый кебек шәхесләрнең кабат булачагында шикләнмәүчеләр дә бар, әйтик ел ашына килгән Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов шундыйлардан:

Ринат Таҗетдинов
Ринат Таҗетдинов

— Туар алар Илһам кебекләр, татар халкы бай халык, талантлы халык. Татар фестивалләре күбәйде — "Татар җыры", "Үзгәреш җиле" булсын, ул халык күңеленә сеңә һәм яңадан Илһамнар туарга мөмкин. Ләкин Илһам кебек булу өчен туарга кирәк.

Татарстан дәүләт шурасының элекке депутаты, шагыйрь Разил Вәлиевнең яңа талантларны тудыру өчен үз рецепты бар:

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

— Илһам рухындагы җырчылар булсын өчен ул җырчыларны без бишектән тәрбияли башларга тиешбез. Әгәр ул әнисенең бишек җырларын тыңлап үсмәсә, татар мохитендә яшәмәсә, татар балалар бакчасына йөрмәсә, татар мәктәбендә укымаса, татар уку йортларында үз яшьтәшләре белән аралашып үсмәсә, гомумән, татар дөньясында булмаса, татар рухын күңеленә иңдермәсә, беркайчан да аның дәрәҗәсендә җырчылар булмаячак.

Камал театры артисты Илдар Хәйруллин да шундый ук фикердә:

Илдар Хәйруллин
Илдар Хәйруллин

— Иң беренче, татарның үзен татар дип санавы кирәк, үз балаларын, оныкларын татар итеп тәрбияләве кирәк. Шул милли рух сакланганда гына андый шәхесләр туачак. Илһам абый да, Әлфия апа да сәхнәгә килеп чыкканда бернинди консерватория юк иде, музыка училищесы да юк иде, Ходай тәгалә үзе бирә. Шуңа күрә көтәбез. Иң беренче, милли рухыңны саклап калу кирәк.

Татар дәүләт филармониясе җитәкчесе Кадыйм Нуруллин оптимист фикердә. Аның фикеренчә, Илһам абый варислары хәзер дә бар:

Кадыйм Нуруллин
Кадыйм Нуруллин

— Бүгенге көндә эстрадабыз бик бай. Татар милләте сәнгать сөючән. Аның театрлары, концерт заллары һәр көнне тулы. Илһам абый кебек кешеләр күренми, чөнки аның кебек юлны узарга кирәк, аның хәтле яшәргә кирәк. Бүгенге көндә дә безнең шәхесләребез бар, юк дип әйтеп булмый, әмма алар шушы вакыт шәхесләре.

Тик ни кызганыч, ел ашына килгән сәнгать әһелләре арасында 20-30 яшьлекләр бөтенләй булмады, күбесе өлкән буын вәкилләре. Чарасы дини булгангамы, чыгыш ясауны да тыйдылар, имеш, Коръән ашы, буш сүз кирәкми. Чыгарма буларак Васил Шәйхразиев кына гомуми сүзләр әйтте, мөнәҗәтләр башкаручылар да булды.

Илһам Шакиров кебек шәхесләр тагын булырмы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Мөгаен, тагын бер айдан, 15 февраль Илһам варисларын күрү мөмкин булыр. Бу көнне Илһам Шакиров тууына 85 ел тулу уңаеннан зур концерт була. Оештыручылар ышандырганча, анда иң-иңнәрнең чыгыш ясавы көтелә.

XS
SM
MD
LG