Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ләйсән Низамова Татарстан хөкүмәтенең мәдәният һәм телләр үсеше идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән


Ләйсән Низамова
Ләйсән Низамова

2019 елның февраленә кадәр бу вазифаны Гөлшат Нигъмәтуллина башкарды. 

Татарстан хөкүмәтенең мәдәният һәм Татарстан халыклары телләре үсеше идарәсе җитәкчесе итеп Ләйсән Низамова билгеләнгән. Бу турыда мәгълүмат Татарстан хөкүмәте сайтында урнаштырылды. Низамованы рәсми тәкъдим итү әлегә булмады.

2019 елның февралендә Гөлшат Нигъмәтуллина киткәннән соң хөкүмәттәге бу урын буш торды. Нигъмәтуллина Татарстан хөкүмәтенең ЗАГС идарәсен җитәкли.

Ләйсән Низамова 1979 елның 8 мартында туган. Педагогия фәннәре кандидаты. 2009 елда Татар дәүләт һуманитар-педагогия университетында ХХ гасырның икенче яртысында мәктәпләрдә математика укыту мәсьәләләре турында диссертация яклаган.

Төрле елларда Татарстан премьер-министрының баш референты, Татарстан мәгариф министрлыгының педагогик уку йортлары юнәлешен алып баручы белгеч, Татарстан хөкүмәте идарәсенең югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. 2019 елда Казанда узган "Worldskills" һөнәри осталык дөнья беренчелегенә әзерлек буенча эшче төркемгә кергән.

XS
SM
MD
LG