Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Крым.Реалии журналисты Тарас Ибраһимовка Русиягә керүне тыйган. 2054 елга кадәр


Тарас Ибраһимов
Тарас Ибраһимов

Журналист үзе әлеге карарны кырымтатарларга карата барган мәхкәмәләрне актив яктыруы белән бәйли.

Русиянең иминлек хезмәте Крым.Реалии белән хезмәттәшлек итүче Украина журналисты Тарас Ибраһимовка Русиягә керүне тыйган. Бу хакта ул басмага үзе хәбәр итте.

Русиянең чик сакчылары әлеге карарны Ибраһимовка Кырым белән Херсон өлкәсе чигендә тапшырган. Карарда аңа Русиягә керү 2054 елның май ахырына кадәр тыелган диелгән. Журналист сүзләренчә, моның сәбәпләре турында аңа бернинди аңлатма да бирелмәгән. Аның бармак эзләрен алганнар, фотога төшергәннәр һәм җибәргәннәр.

Адвокат Алексей Ладин бу карарны канунсыз дип атады һәм ул көчтән чыгарылачак дип белдерде.

Ибраһимов әлеге карарны үзенең журналист эшчәнлеге, кырымтатарлар өстеннән барган мәхкәмәләрне актив яктыруы белән бәйли.

2018 елның ноябрендә ФСБ Украина журналисты Аленя Савчукка да Русиягә керүне 2028 елга кадәр тыйган иде. Ул да Крым.Реалии белән хезмәттәшлек итә, берничә ел Кырымда кырымтатар активистларының эзәрлекләнүләрен яктыртты.

Халыкара хокук яклау оешмалары һәм Көнбатыш илләр Русия хакимиятләренең аннексияләнгән Кырымда журналистлар эшчәнлегенә комачаулавы турында күп тапкыр кисәтте итте.

XS
SM
MD
LG