Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос": Конституциягә үзгәреш кертү хакында Путин тәкъдим иткән тавыш бирү рәвеше канунда каралмаган


Владимир Путин
Владимир Путин

"Голос" берләшмәсе тавыш бирүнең дүрт кагыйдәсе үтәлергә тиешлеген белдерә.

"Голос" сайлау хокукларын яклау хәрәкәте Русия президенты Владимир Путинның Конституциягә үзгәрешләр кертү хакында тавыш бирү тәкъдимен тәнкыйтьләп чыкты. Берләшмә вәкилләре белдергәнчә, тәкъдим ителгән тавыш бирү рәвеше Русия кануннарында каралмаган.

"Бу тавыш бирү күбрәк манипуляция һәм пропаганда алымына охшаган, ул бу вазгыятьтә аерым бер сәяси көчләргә файдалы карарларны канунилаштыруга юнәлтелгән", диелгән белдерүдә.

Шул ук вакытта оешма вәкилләре мөһим сәяси карарлар кабул иткәндә ватандашларның фикерен исәпкә алуга уңай карауларын әйткән.
Белгечләр фикеренчә, халык фикерен исәпкә алу вакытында дүрт принципны саклау зарур: тавыш бирүнең бу яңа төре өчен аерым канун булдырылырга, референдумнан баш тарту сәбәпләре аңлатылырга, тавыш бирүгә чыгарылган сораулар хакында халыкта иркен фикер алышу мөмкинлеге тудырылырга, һәр үзгәреш өчен аерым тавыш бирелергә тиеш.

"Бу принциплар үтәлмәсә дәүләт төзелешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр хакында халык фикеренә мөрәҗәгать итү идеясенең дәрәҗәсе төшәчәк, һәм халык фикерен ачыклау урынына ниндидер суррогат тәкъдим ителәчәк" дип саныйлар "Голос" вәкилләре.

15 гыйнварда Владимир Путин Федерация җыенына еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.

Путин белдергәнчә, юридик яктан Конституциягә үзгәрешләр кертүне параментта тавыш бирү аркылы эшләргә мөмкинлек булса да, халык фикерен исәпкә алу кирәк, чөнки халык Русиядә "суверенитет һәм хакимиятнең төп иясе". Путин бөтен үзгәрешләр өчен берьюлы тавыш бирергә тәкъдим итте.

Президент шулай ук Конституциягә үзгәрешләрне әзерләү өче эшче төркем булдырырга күрсәтмә бирде. Төркемгә 70тән артык кеше керде. Алар арасында юристлар да, шулай ук артистлар, спортчылар, һөнәр берлекләре, хәйрия фондлары җитәкчеләре дә бар.

XS
SM
MD
LG